Хәбәрләр

Бахталылар өмәгә җыелган

Чистай районының Бахта авылы халкы зиратта өмә ясаган.

Күп кенә авылларда кышка кергәнче тирә-якны җыештырып калдыралар. Бахта авылы халкы да бердәм булып, зиратка өмәгә чыккан.

«Эш барышында махсус техника — кран да ярдәмгә килде. Берничә агачны кистек. Бу эшләрне башкару җиңел булмады, әмма бергәләп барысын да җиңеп чыктык. Зиратны чиста һәм тәртиптә тоту — һәрберебезнең бурычы. Өмәдә катнашкан һәркемгә, шулай ук техника белән ярдәм күрсәткән Марат Губеевка зур рәхмәт. Авылыбызның йөзе чиста булсын», – дип яза бахталылар.

Зираттагы өмәдә
Зираттагы өмәдә

Фотолар Бахта авыл клубы төркеменнән.


Нет комментариев