Бахтадан Любовь Минкина: «Балаларның гаджетларга бәйле булуы борчуга сала»
Чистай районының Бахта авылында яшәүче Любовь Минкина үзенең балачактагы кышкы уеннар турындагы истәлекләре белән уртаклашты.
Хәзерге заман балаларының күбрәк өйдә утыруы, гаджетларга бәйле булуы, әлбәттә, борчуга сала. Технологияләр тормышны җиңеләйтсә дә, алар табигатьтән, турыдан-туры аралашудан, физик активлыктан ераклаштыра. Любовь Михайловна кебек өлкән буын вәкилләренең истәлекләре – ул безнең өчен зур байлык.
«Безнең яшь чакта авылда балалар күп иде. Җәй көннәрендә туп тибәргә яратсак, кыш җитсә, таудан шуарга ашыга идек. Минем өчен иң кызыклы уеннарның берсе — «Тау батыры». Бу уенны уйнарга теләүчеләр тау янына җыелалар иде. Ике командага бүленеп, берсе тау башына менә, икенчесе аста кала. Аннары уен башлана: өстәгеләр астагы дусларын өскә тарта, ә астагылар исә киресенчә, өстәгеләрне таудан төшерергә тырыша. Әлбәттә, астагыларга җиңелрәк иде, ләкин без дә бик тырыша идек. Кайсы командада күбрәк кеше калса, шул җиңүче була иде.
Без, йөзләребез кып-кызыл булып, кардан юешләнгән киемнәрдән өйгә кайтып керә идек. Бу уеннарыбыз сәламәтлек өчен бик файдалы булган. Ул вакытта телевизор да, телефоннар да юк. Көннәребез бик күңелле үтә, караңгы төшкәнче урамда булабыз, каникулларны сагынып көтеп ала идек.
Авыл балалары бит, хуҗалык эшендә дә әти-әнигә ярдәм итәргә өлгерә идек. Ә хәзерге балалар урамда ничек уйнарга белмиләр, күбрәк өйдә утыралар», — дип сөйләде күп балалы Любовь Ивановна.
Алар безгә хәзерге тормышның кайбер якларыннан баш тартып, балачакның иң мөһим, иң файдалы якларын искә төшерергә, аларны яңадан торгызырга этәрә.
С.Малышева фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев