Бахтада өлкән буын сызыклы биюләрне үзләштерә
2025 елның 20 октябреннән авыл мәдәният йортларында һәм клубларында сызыклы(линейные) биюләр буенча дәресләр үткәрелә.
Катнашучылар бию хәрәкәтләрен генә үзләштереп калмыйча, бу бию юнәлешенең тарихын һәм физик форманы саклау өчен файдасын да өйрәнәләр.

«Линейлы биюләр тәнне тонуста тотарга, хәтерне күнектерергә, координацияне яхшыртырга һәм стресс белән көрәшергә ярдәм итә», – дип билгеләп үтә мәдәният йортында эшләүчеләр.
Программа өлкән буынны актив ял формаларына җәлеп итүне арттыруга һәм төбәк программасының максатчан күрсәткечләренә ирешүгә юнәлдерелгән. Уңайлы атмосфера булдыруга аерым игътибар бирелә – күңелле көйләр һәм дустанә мохит аралашу даирәсен киңәйтергә ярдәм итә һәм катнашучыларга уңай эмоцияләр бүләк итә.
Чистай районының Бахта авылында да бу биюне өйрәнәләр.
Светлана Малышева, Венера Минеева фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев