Бахтада Алексей Ефимов белән очрашу узды
«Һәркемне хәтерлибез! Барысы белән дә горурланабыз!» муниципаль иҗади проект кысаларында Бахта авылы мәдәният йортында Чистай районы җирле керәшен оешмасы җитәкчесе, районы башлыгының коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Алексей Ефимов белән очрашу кичәсе узды.
Алексей Тихонович Әфган һәм Чечня сугышларында катнашкан, Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгында күп еллар хезмәт иткән һәм «Җәмәгать тәртибен саклауда аерылып торган өчен» медале белән бүләкләнгән карендәшебез.

Очрашу барышында Алексей Тихоновичның тормышы һәм казанышлары турында фикер алышу; җирле иҗат коллективлары һәм солистларның концерт номерлары; Алексей Тихоновичның үзе белән аралашу булган.
«Очрашу барышында укучылар үзләренең күренекле авылдашы турында файдалы мәгълүмәтләр белделәр. Алексей Ефимов үз чиратында яшьләр белән патриотизм, җаваплылык һәм туган якка мәхәббәт турында фикерләре белән уртаклашты. Очрашу күңелле атмосферада үтте, аның истәлекләре озак еллар сакланыр», – дип язды мәдәният йорты хезмәткәре Венера Миняева.


Светлана Малышева фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев