Бахта авылында «Әфганистан юллары» – Ватанны саклаучылар көненә багышланган чара
Чистай районының Бахта авыл клубында халыкара Ватанны саклаучылар көненә багышланган «Әфганистан юллары» дип исемләнгән батырлык сәгате узды.
Бу көн Ватан чикләреннән читтә хәрби бурычларын үтәгән барлык Россия кешеләрен искә алу көне.
«Чарада катнашучылар Әфганистанның утлы юлларын үткән безнең җирле сугышчыларыбыз язмышлары турында хикәя ишеттеләр. Аларның батырлыгы, фидакарьлеге һәм Ватанга тугрылыгы турындагы сүзләр һәркемнең күңеленә үтеп керде.
Аларны Ватанның геройлары һәм тугры уллары буларак искә алу безнең изге бурычыбыз. Аларның батырлыгы мәңгелеккә безнең йөрәкләребездә калачак, киләчәк буыннар өчен үрнәк булып хезмәт итәчәк. Без аларны онытмабыз», – диде китапханәче Валентина Чапыжникова.

Бу очрашу киләчәк буыннарны Ватанны яратырга, аның иминлеге өчен көрәшергә һәм тынычлыкның кадерен белергә өйрәтүнең мөһим бер өлеше булды. Әфганистан сугышында һәлак булганнарны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.

Бу көнне без Ватанны саклаучыларның батырлыгын гына түгел, ә аларның гаиләләрен, якыннарын да искә алабыз, чөнки алар да бу авыр юлны сугышчылар белән бергә үткәннәр. Аларның сабырлыгы һәм ныклыгы да зур хөрмәткә лаек. Бу чара Бахта авылы халкының бердәмлеген, Ватанга булган мәхәббәтен һәм тарихка хөрмәтен тагын бер кат раслады.

Светлана Малышева фотлары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев