Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

«Башта колготки, тештә алтын кәгазь, өстә түти күлмәге»: Лариса Кибякова балачагын искә ала

Балык Бистәсе районының Алан-Полян авылыннан Лариса Кибякова хәтер сандыгын барлап, балачагындагы күңелле вакытларны искә ала.

Бәләкәй чакта, сеңлем Ольга белән өйдә гел концерт куя идек. «Тамашачыларыгыз кем?», дигән сорау туадыр. Әби белән Ак түти. Мама белән папа гел эштә. Ак түти дигәнем сабирларның бөкре Аннук түти ул. Ул безгә көн дә концерт карарга керә иде.

Алдагы өйдә мич белән сервант арасына бүлмә ясап чаршау эленгән. Ул — безнең «сәхнәнең пәрдәсе». Ий, аны ачып чыгуларының күңеллеге.

Башта ныклап әзерләнә идек, тешкә ялтыравыклы чәй кәгазеннән алтын тешләр ябыштырып куябыз, озын матур күлмәкләр киябез. Мин башлап җибәрәм: «Исәнмесез, хөрмәтле тамашачылар. Хәзер сезнең каршыгызда Ольга Большакова башкаруында бию». Ольганың башына өч колготки кигезеп, аның оекларын ике озын толым итеп ике якка үреп салабыз, өстеннән яулык бәйлибез. Өстәге күлмәкләрне белсәгез иде әле... Настя тутабызның шифоньердагы барлык киемен дә кия идек, һәр номерга бер күлмәк. Ә аякта түтинең үкчәле түфлиләре. Күз алдыгызга китердегезме, нинди матур булганлыгыбызны? 

Яңа ел алдыннан түти безгә өйдә чыршы бәйрәме үткәрә иде, өй уртасына чыршы киендеребәз, күрше кызлары белән безгә җыелып «хоровод» әйләнеп, җырлап-биеп рәхәтләнеп котырабыз, түти бүләкләр өләшә иде.

Төшке ашка һәр көнне диярлек әби мичкә чуен белән я аш, я ботка куя иде. «Әйдәгез әле артистлар, ашыйсыгыз да килгәндер» — дип, безне агач сәкегә тезеп утыртып ашата. Ак түти концертыбызны мактый-мактый чәйләр эчкәннән соң, өенә чыгып китә.

Безне бәләкәйдән бәчкә Аннуш түти сәхнәне яратырга өйрәтте. Аның концерт өйрәнергә төшегез дигән сүзен көтеп ала идек. Аннуш түтинең бер белмәгән биюе, бер белмәгән җыруы юк иде. Бик күп халык биюләрен өйрәтте безгә. Биюне биергә гармун булмаганга, «инәнә-инәнә» дип авыз белән көйләп тора иде кырыйда, ә без биибез. Клуб тулы тамашачы була.

22 ел үзем мәдәният өлкәсендә эшлим, Аннуш түти урынына мин калдым, аңа рәхмәтлемен.

Их, хәзер дәавылда арттан тагылып, «кайчан концерт өйрәнәбез», дип йөрергә балалар булса икән... Юк шул, булганнары да урысча сөйләшәләр. Шулай да, югалып калмыйбыз, «Чулпы» керәшен халык фольклор ансамбле, балалар коллективы «Алан» эшли, концертын да, спектаклен дә куябыз. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев