Башлангыч сыйныфлар өчен сәгатьләр санын расланды
Хәбәрләр

Башлангыч сыйныфлар өчен сәгатьләр санын расланды

Россия Мәгариф министрлыгы яңа уку елы башыннан башлангыч сыйныф укучыларының атнаcына ничә сәгать белем үзләштерә алачагын билгеләде. РИА Новости агентлыгы танышкан әлеге документ I-IV сыйныф укучылары өчен атналык йөкләнешне билгели.

Документ нигезендә, 2025 елның 1 сентябреннән I сыйныф укучылары атнасына 20-21 сәгать укыячак. II, III һәм IV сыйныфлар өчен атналык йөкләнеш күләме, федераль уку планының сайланган вариантына карап, 23 сәгатьтән 26 сәгатькә кадәр тәшкил итәчәк.

Шулай ук документта ачыклык кертелгәнчә, башлангыч сыйныфларда — дүрт уку елында — уку сәгатьләренең гомуми саны 2 966дан 3 305кә кадәр булырга тиеш. Бу кагыйдә 5 һәм 6 көнлек уку атналарына кагыла.

Татар-информ

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Нет комментариев