Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

«Бәрмәнчек»нең Олы көн уңаеннан оештырган тамашасы үзенчәлекле проектлардан берсе булачак

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында «Бәрмәнчек» ансамбле оештырачак «Бәрмәнчектә — Олы көн» тамашасына багышланган матбугат конференциясе узды.

18 апрель көнне Халыклар дуслыгы йортында «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле Олы көн (Пасха) бәйрәменә багышланган театральләштерелгән тамаша тәкъдим итәчәк. Бу хакта «Татар-информ»  яза.

«Керәшеннәрдә тантаналы бәйрәм атнасы — Олы көн атнасы бара. Ул якшәмбе Пасха бәйрәме белән башланды һәм киләсе якшәмбедә үлеләрне искә алу көне белән тәмамлана. Бу — безнең өчен бик җаваплы атна», — дип билгеләп үтте бәйрәмнең әһәмиятен Татарстан төбәк керәшен иҗтимагый оешмасы башкарма комитеты җитәкчесе Людмила Белоусова.

Ул ансамбльнең бәйрәм атнасы барышындагы эшчәнлегенә тукталды.

«Бу атнада бездә бик күп күркәм чаралар үткәрелә. «Җырчы Җәкәү йорты»нда балалар өчен «Якты бәйрәм — Олы көн» дигән бәйрәм уздырдык. Зәй районында зур чара — Олы көн бәйрәме көтелә. Якшәмбе Түбән Камада Олы көнне бәйрәм итәбез. Бу атнада «Кряшен чибяре» конкурсына старт бирелде. Гаризалар кабул ителә башлады. Конкурсның финалы Питрауда була. Бу атнада планлаштырылган иң зур бәйрәмебез — 18 апрельдә Халыклар дуслыгы йортында узачак «Бәрмәнчектә – Олы көн» дип исемләнгән театральләштерелгән тамаша», — диде Людмила Белоусова.

Керәшеннәрнең «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле директоры Юлия Дувалова тамашаның ансамбль репертуарындагы иң үзенчәлекле проектлардан берсе булачагын белдерде.

«Февральдә безнең ансамбльгә 18 ел тулды. 18 ел дәвамында Пасха бәйрәменә, Олы көн атнасына багышланган чаралар үткәрелмәде. Миңа калса, бу проект күптән туарга тиеш иде. «Ансамбльнең исеме — «Бәрмәнчек» сүзе дә Пасха бәйрәме белән бәйле. Бәрмәнчек ул — язын тал ботакларында күперә торган бөреләр, йомшак йонлы тал «песиләре». Тал песие — христиан традицияләрендә төп православ бәйрәмнәрнең берсе булган «Бәрмәнчек атнасы»ның атрибуты. Без керәшеннәрнең иң беренче дәүләт фольклор ансамбленә «Бәрмәнчек» исеме бирелүе дә үзенә күрә матур символика», — дип искәртте Юлия Дувалова.


«Ансамблебезнең төп максатларыннан берсе — керәшеннәрнең мәдәниятен саклап калу, аны матур һәм дөрес итеп күрсәтү, безнең барлык традиция һәм йолаларны зур сәхнәдә тәкъдим итү. Бу тамаша «Бәрмәнчек»кә 18 ел элек бирелгән исемнең мәгънәсен, безнең максат һәм идеяләрне тагын бер кат ассызыклар, дип уйлыйм», — дип өстәде ул.

Концертның сценарий авторы — ансамбльнең оркестр артисты, Татарстанның атказанган артисты Елена Григорьева тантананың төп идеясе һәм тамашачыларны нәрсәләр көтүе турында әйтте.

«Бу концерт — элекке традицияләребезне барлау, онытылып калган нигезләрне кайтару тантанасы. Сценарий онытылып, югалып барган һәрнәрсәне барлап, бөртекләп җыеп язылды. Театральләштерелгән тамашага традицион уеннар кертелде, белмәгән-ишетмәгән йолалар кайтарылды. Халкыбызның Олы көнгә кагылышлы «Имләү», «Черләү» йолалары, «Күкәй тәгәрәтү», «Орчык тәгәрәтү», «Чәбәк-чәбәк» уеннары, бәлеш, пирмәнкә чыгару күренеше, биюләр күрсәтеләчәк. Шулай ук, төрле якта бәйрәмнәрдә җырлана торган авыл көйләре яңгыраячак», — диде сценарий авторы.

«Проектны дәвам итәргә, аны традицион концерт итеп гадәткә кертергә, алга таба зур гастрольләргә чыгарга планлаштырабыз. Кичә бу тамашаны беренче тапкыр Мамадышта күрсәттек. Шимбә концертыбыз Казанда була. Киләсе елларда тамаша башка районнарда да тәкъдим ителер, дип ниятлибез», — дип өстәде ансамбль директоры Юлия Дувалова.

Татар информ, Фото: Рамил Гали

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев