18 апрель көнне керәшеннәрнең «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле Олы көн бәйрәме уңаеннан «Бярмянчектя — Оло кон» дигән театральләштерелгән тамаша әзерли.
Тамашачы әлеге тамашада Олы көн бәйрәме, аның йола-гадәтләре, уен-җырулары белән таныша алачак. Фольклор экспедицияләр вакытында керәшен авылларында яздыртып алынган борынгы җырулар, рухи шигырьләр дә булачак.
Концерт 18 апрельдә 16:00 да Халыклар дуслыгы йортында (Павлюхин ур., 57нче йорт) була.
Нет комментариев