Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

«Бәрмәнчек»леләр Чистай яшьләре өчен мастер-класс уздырды

Керәшеннәрнең «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле Чистай яшьләрен керәшен культурасы белән таныштырды.

Мастер-класста «Бәрмәнчек» артистлары яшьләрне керәшен биюе элементлары белән таныштырдылар. Диана Власевнина кызларга керәшен биюе хәрәкәтләре өйрәтте. Яшьләр берничә мәртәбә кабатлауга отып алып, үзләре дә керәшенчә бии башладылар. Ариана Кадыйрова шоперга (сумка) керәшен бизәкләре белән матур рәсемнәр төшерергә өйрәтте. Керәше элементларын буяу өчен төсләрне дөрес сайларга кирәклеге турында әйтте.

Мастер-класстан соң «Бәрмәнчек» ансамбле концерты булды. Анда керәшен, татар, рус җырлары яңгырады, биюләр булды. Концертны халык уен коралларында башкарылган композицияләр бизәде. 

Фото: видеодан скрин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев