Балык Бистәсендә «Әкияти җәй» балаларны берләштерде
23 июль көнне «Татарстанда җәй» проекты кысаларында үткәрелгән чара авыл балалары өчен чын бәйрәмгә әйләнде.
Казаклар-Чаллысы, Шеморбаш һәм Үри авыллары китапханәчеләре берләшеп, скверда «Әкияти җәй» исемле уен оештырдылар.
Бу кичтә сквер балаларның шат авазлары белән тулды. Китапханәчеләр үзләре дә бәйрәмнең ямен арттырып, милли киемнәрдән килгәннәр иде. Кечкенә кунаклар эстафеталарда бик теләп катнаштылар, зирәклекләрен сынап, викторина сорауларына җавап эзләделәр.
Чараның бер өлеше китап дөньясына багышланды. Балалар дөнья халыклары әкиятләре, классик һәм заманча әсәрләр белән таныштылар, китапханәчеләрнең кызыклы күзәтүләрен тыңладылар. Иҗади биремнәр вакытында исә балалар үзләренең рәсем сәләтләрен күрсәттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев