Бакалыда «Мәңгегә бергә булыйк!» фестивалендә керәшеннәр катнашты
27 мартта Бакалының Н.Асанбаев исемендәге мәдәният сараенда «Мәңгегә бергә булыйк!» район халык иҗаты фестиваленең тантаналы гала-концерты булып узды
Чара ике мөһим вакыйгага багышланган иде: Россия халыклары бердәмлеге елына һәм Башкортстанда «Зур һәм тату гаилә» елына.
Январьдан мартка кадәр Бакалы районының авыл мәдәният йортларында һәм авыл клубларында концертлар үтте. Фестивальдә 23 авыл мәдәният йорты, 17 авыл клубыннан 40тан артык коллектив һәм солист, шулай ук балалар бакчалары һәм балалар иҗат йорты тәрбияләнүчеләре катнашты.

Жюрига төрле номерлар тәкъдим ителде, һәм финал концерты өчен иң якты чыгышлар гына сайлап алынды.
«Яңа Балыклы авыл мәдәният йортының керәшен фольклор ансамбле «Туганайлар» сәхнәдә керәшен җыры «Әйтеп җибәр Туганайларга» белән чыгыш ясады. «Авылым моңнары» халык инструментлары ансамбле халык көйләреннән попурри башкарды. Коллективлар Гала-концертта катнашучы дипломы белән бүләкләнде.
Фестивальнең төп бизәкләренең берсе 17 авыл җирлеге осталары тарафыннан чигелгән Бакалы районы картасы булды. Фестиваль кысаларында авыл мәдәният йортларында күргәзмәләр оештырылды.
Барлык лауреатлар дипломнар, мактау грамоталары, рәхмәт хатлары һәм акчалата призлар алды, бу аларның талантын һәм тырышлыгын лаеклы тану булды.
«Мәңгегә бергә булыйк!» фестивале Бакалы районының мәдәни традицияләренең байлыгын һәм төрлелеген тагын бер кат күрсәтте, бердәмлек һәм горурлык хисен ныгытты», — дип сөйләде Яңа Балыклы мәдәният йорты методисты Наталья Васильева.

«Яңа Илекнең сәләтле укучылары да әлеге гала-концертта балкыдылар. «Бөрлегән» балалар фольклор ансамбле — халык традицияләренең үзенчәлекле колоритларын күрсәтте.Аерым номерлар белән чыгыш ясаучылар да сынатмады.
Бу концерт бердәмлекнең чын бәйрәме булды: ул безгә янәшә яшәүче төрле халыкларның мәдәниятен кадерләп һәм хөрмәт итеп яшәүнең мөһимлеген искә төшерде. Һәр чыгыш — дуслыкны һәм үзара аңлашуны ныгытуга кечкенә өлеш», – диде мәктәп директорының тәрбия эшләре буенча киңәшчесе
Елена Кудряшова.
Наталья Васильева,
Елена Кудряшова фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев