Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Азнакайда узган «Дуслык түгәрәк уен»да керәшен оешмасы активистлары да катнашкан

Азнакайда Россия халыклары бердәмлеге елын «Дуслык түгәрәк уены» белән билгеләп үттеләр.

Азнакай Мәдәният үзәге базасында эшләүче Халыклар Дуслыгы йортында җылы һәм матур «Дуслык түгәрәк уены» бәйрәме узган. Чара Россия халыклары бердәмлеге елына багышланган.

Очрашуга районда яшәүче төрле халыклар җыелган. Кунаклар өчен бай программа әзерләнгән: халык җырлары, иҗат коллективлары биюләре. Төп һәм иң дулкынландыргыч мизгел – гомуми «Халыклар дуслыгы түгәрәк уены» булган. Ул бар халыкның тынычлыкта һәм татулыкта, бер-беребезнең йола-гадәтләрен хөрмәт итеп яшәвенең символы.

Бәйрәмдә карендәшебез Валерий Тимиряев җитәкчелегендәге район керәшен оешмасы активистлары да катнашкан. Керәшен халык җыруларын, биюләрен башкарганнар.

«Бәйрәм өйдәгечә күңелле атмосферада узды. Ул өстәл янына утырып, чәй эчү белән тәмамланды, анда милли ризыклар куелды. Кунаклар төрле рецептлар буенча әзерләнгән ризыкларны татып карадылар һәм күңелләрен бушатып сөйләштеләр. Мондый очрашулар районыбызның һәм бөтен илнең көче – бердәмлектә, ә байлыгы – мәдәниятләрнең күптөрлелегендә икәнлеген тагын бер кат раслый», – дип сөйләде Валерий Тимиряев.

Валерий Тимиряев фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев