Авылларда Тройсын җыеннары гөрләде
Татарстанның керәшен авылларында Симек, Тройсын җыеннары кайда һәм ничек узганын тупладык.
Тройсын – күңелле җыр-биюләр белән генә чикләнми, ә православие динендәгеләр өчен мөһим вакыйга. Бу көн, Изге Өчлекне — Атаны, Улны, Святый Тынны даннауны һәм Святый Тынның апостоллар өстенә иңүен белдерә. Тройсын табигатьнең яңарыш вакыты белән дә бәйле булганга, аны Җапрак бәйрәме дип тә атыйлар. Элек бу көнне халык табигать кочагында – болыннарда, елга буйларында төрле уеннар оештырган.
30 майда Питрәч районының Керәшен Сердәсе авылында, күптәннән килгән гадәтләрне саклап, бәйрәм уздырдылар. Ул Керәшен Сәрдәсе мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән «Гөргөриләр җапрак бәйрәменә бара» дип исемләнгән театральләштерелгән тамаша белән башланган. Анда «Сәрдәлеләр» театр төркеме, «Чулпы» керәшен халык фольклор ансамбле һәм «Сәяр» керәшен халык вокал ансамбльләре катнашкан. Бәйрәм кунагы, популяр җырчы Алина Давыдова барлык халыкны үзенең дәртле җырлары белән сөендергән. Халык өчен фотозона, күргәзмәләр, җыр-биюле концерт, ярминкә, күңелле конкурслар һәм уеннар да булган.
Янсуар авылында 29 май көнне Симек булган.
«Среда көнне яулык җыйдык, четвергта зиратка бардык, пятница Симек бәйрәме булды. Авылда бик күптәннән яңгыр яуганы юк иде. Симеккә кадәр 3 көн рәттән матур итеп, тыныч кына яңгыр да явып алды. Бик сөендек. Бәйрәм уңаеннан отец Ярослав чиркәүдә молебен уздырды. Симек җыр-биюләр, уеннар белән үрелеп барды. Бәйрәмдә СВОдагы егетләрнең әти-әниләренә бүләкләр бирдек, авыл активларын да котладык», – дип язды Екатерина Яковлева.


Зәй районының Туңылҗа авылында Тройсын – престол бәйрәме. Аны ел да зурлап билгеләп үтәләр. Быел бәйрәмдә район башлыгы урынбасары Пётр Уразайкин, керәшен җәмгыяте рәисе Пётр Минеев катнашып, халыкны бәйрәм белән котлаганнар.
Бәйрәмдә, традиция буенча, теләкләр әйтелеп каенга бүләкләр бәйләнгән, төрле кызыклы уеннар, түгәрәк уен, җыр-биюләр булган. Бәйрәм алдыннан оештырылган «Яз мизгелләре» фотоконкурсына да нәтиҗә ясалган. Фотоконкурс нәтиҗәләре буенча, Владимир Уразайкинның «Храм фонында алмагач чәчәктә» фотосы беренче урынны алды. Анастасия Гурьянованың «Кошчыклар» һәм Зинаида Мартемьянованың «Кашкатау» фотолары – II, Светлана Васильеваның «Болытлар-парк», Людмила Барсукованың «Тузганаклар», Светлана Чернованың «Күчмә капитал» эше III урынга лаек булды.


Федоровка авылында Тройсын элгәредән калган борынгы йолаларны театральләштереп күрсәтүдән башланган. Сармашбаш авыл җирлеге башлыгы Геннадий Абрамов Тройсын белән котлап, барысына да сәламәтлек һәм иминлек теләгән. Бәйрәмдә милли уеннар, район мәдәният йорты карамагындагы автоклуб үзешчәннәре концерт куйган.


Түбән Кама районының Кече Җирекле авылындагы Тручында (Тройсын), традиция буенча, олы казанда үрдәк итле тары боткасы пешереп сыйландылар. 30 майда, родительскидан соң, авыл халкы Кече Җирекле клубы янындагы мәйданга җыелды. Җиреклеләрне Тройсын белән котларга Каенлы авыл җирлеге башлыгы Рамис Гарипов килде. Бәйрәм бүләге итеп, аның кызы Риана русча матур җыр башкарды. Авыл җирлеге депутаты Федор Назаров та котлап үтте. Тәбрикләүләрдән соң, «Җирекле моңнары» фольклор ансамбле (җитәкчесе Гөлшат Хөсәенова) чыгыш ясады, уеннарны да шулар оештырды.
Җирекледә поэзия яратучы карендәшләр яши. Тройсынны да сүз остасы, ветеран укытучы Людмила Афанасьева матур итеп алып барды. Гомере буе туган авылында яшәүче Михаил Захаров Җирекле турында үзе чыгарган шигырләрне сөйләде. Ветеран укытучы Лидия Сармаеваның да сәнгатьле итеп шигырь сөйләвен яратып тыңладылар.
Уеннарга килгәндә, олылар – бер мәйданда, балалар икенчесендә рәхәтләнеп күңел ачты. Бүләкләр дигәннән, традиция буенча, авылның иң олы яшьтәге кешеләре Анастасия Григорьева (1931 елгы) белән Матрёна Курбаевага (1933) Тручын бүләге кызлары аша тапшырылды. Олы көндә, башка бәйрәмнәрдә ярдәм иткән, авыл тормышында актив катнашкан кешеләргә дә бүләкләр бирелде.
Бәйрәм тәмамланыр алдыннан клуб ишгегалдында зур табын әзерләнелде. Социаль хезмәткәр Венера Демидова олы казанда Тручында элек-электән пешерелә торган үрдәк итле тары боткасын пешерде. Кичке караңгыга кадәр җиреклеләр ботка белән сыйланып, чәй эчеп, җырлашып, биешеп утырды.

Нариман авылында Тройсын Авыл көне бәйрәме буларак үтте. Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Марсель Хәйретдинов, Ширәмәт авыл җирлеге башлыгы Кирилл Фролов халыкны бәйрәм белән котлап чыгыш ясады. Нариман Тройсынында, шулай ук, район җирле керәшен оешмасы җитәкчесе урынбасары Эльмира Гыйльметдинова да катнашты.
Авыл көнен Нариман клубы җитәкчесе Ксения Федотова үзенең балалары — тавыш операторы вазифасын үтәгән улы һәм кызыклы мастер-класслар уздырган кызы белән берлектә оештырды.
«Нариман керәшеннәре», «Балчыклы җиңгиләре», шулай ук, «Җиз кыңгырау» ансамбльләре керәшен җыруларын яңгыратты. Россиядәге халыклар бердәмлеге елында уздырылган Нариман Тройсынында «Җиз кыңгырау»ансамбле җырчыларыннан Ясминә Исмәгыйлева — Кырым татарлары җырын, Динара Фәтхуллина Некрасов казаклары җырын башкардылар. «Җиз кыңгырау» кызлары әле төрле мастер-класслар да оештырды.


Нариманга гына хас гадәт буенча, Тройсынга барысы да кыр чәчкәләре, яшел яфраклы каен ботаклары күтәреп килгәннәр иде. Узган гасыр башында Мамадыш ягындагы Колышчыдан күченеп килеп, Нариман авылына нигез салган карендәшләр борынгыдан килгән культурабызны бүгенге көндә дә онытмыйлар, кадерләп саклыйлар.

Тручын (Тройсын) — Троицкий авылының престол бәйрәме. «Троица» фольклор коллективы (җитәкчесе — Наталья Комиссарова) 29 майда авыл буйлап Тручын бүләге җыйдылар. Күптәннән килгән гадәт буенча, яшел яфраклы каен агачы күтәреп, урамнан җырлашып килүчеләрне күрүгә, кешеләр престол бәйрәменә атап алдан әзерләп куйган бүләкләрен алып чыкты. Билгеле булганча, узган гасыр башында халык Тау иле авылыннан (Тавель) күченеп, Троицкий поселогын оештырган.
Тручын бәйрәме 31 майда авыл клубы каршында үтте. Тручын алдыннан яңгыр сибәләп үтүне олылар яхшыга юрады. Бүләкләр бәйләнгән яраклы каен агачын мәйдан уртасына бастырып куйдылар. «Троица» фольклор коллективы башлаган түгәрәк уенга чыгып, шул каен тирәли Тручын көенә җыру әйтеп, биеп әйләнделәр. Бәйрәмгә килгән һәркемгә яфраклы каен ботагы белән төрле төстәге тасмалар өләшенде. Соңыннан барысы да үзенең яхшы теләген уйлап, уртадагы каен агачына тасма бәйләде.
Балык Бистәсе районының Үри Чаллысында бәйрәм кичке якта узган. Керәшен җырулары, биюләре, төрле уеннар уйнап бәйрәм иткәннәр. Татарстанның халык артистлары Вадим Захаров, Олег Фазылҗанов та булган.

Керәшен Казысында да авыл халкы бергә җыелып, Тройсынны бәйрәм иткән.

Алексеевск районының Кр. Баран авылында 30 май кичендә авыл мәдәният йорты янәшәсендәге мәйданда Тройсынны каршы алу бәйрәме уздырылды. 31 майда чиркәү каршында молебен булды, урамга урнаштырылган чаңнар аруландырылды, храм янәшәсендә 33 туя утыртылды.
К.Барандагы Тройсын бәйрәме турында безнең редакциягә Зур Полянка авыл җирлеге ветераннар советы председателе, Кр.Баран чиркәвен карап торуда җаваплы Тамара Иванова хәбәр итте.
Тройсынны каршы алу бәйрәмен мәдәният йорты директоры Венера Анисимова, сәнгать җитәкчесе Зоя Кузнецова, «Бәрәнҗәр» керәшен халык фольклор ансамбле җитәкчесе Владимир Анисимов күңелле итеп оештырганнар. «Бәрәнҗәр»нең чыгышы белән башланган бәйрәмдәге җыру-биюләргә кушылмаган, уеннарда катнашмаган беркем калмаган. Төп мәйданнан читтәрәк балалар өчен дә берсеннән-берсе кызыклырак уеннар уздырылган.
31 майда көндезге сәгать бердә Кр.Баран халкы авыл чиркәве янына җыелган. Кеше күп булганлыктан, Алексеевскидан килгән настоятель Павел Чурашов молебенны чиркәү каршында, урамда уздырган. Певчийлар җырлаганда аларга кушылучылар да күп булган.

31 май көнне Теләче районының Субашта республикакүләм Тройсын бәйрәме булды. Быел ул коеп яуган яңгырлары белән истә калырдыр. Субашта бәйрәм башланыр алдыннан 4 сәгатьләп бертуктаусыз яңгыр койса да, Тройсын кичектерелмәде. Әбиләр үзара «Яңгыр яуса да, таш булса да Тройсын йоласын башкарырга кирәк. Бәрәкәтле ел булыр, яңгыр булуы әйбәт» дип сүз алышты. Чыннан да, яңгыр дип тормады авыл халкы. Бәйрәмгә хәйран гына кеше җыелды, мәртәбәле кунаклар да бар иде.
Керәшенннәр кунакчыл халык. Элек-электән бәйрәмнәрдә бер-берсенә йөрешкәннәр, кунак төшергәннәр. Бүген дә бәйрәмгә килгән ансамбльләр шактый иде: «Сударушка» халык вокаль ансамбле (Теләче районы); «Нур» вокаль ансамбле (Теләче районы Үзәк авылы); «Чулпы» фольклор ансамбле (Балык Бистәсе районының Алан-Полян авылы); «Асыл тәңкә» фольклор ансамбле (Питрәч районының Кәвәл авылы); «Нардуган» фольклор ансамбле (Саба районының Кырбаш авылы); «Айбагыр» фольклор ансамбле (Казанның Халыклар дуслыгы йорты карамагында эшләп килүче); «Казансу» фольклор ансамбле, «Тумар» вокаль-инструменталь ансамбле (Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәк); «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле (Казан шәһәре).
Бәйрәм дәвамында түгәрәк уеннар уйнадык, җыруларыбызны тыңладык, борынгы йолаларыбызны искә төшердек.

Чистай районының Югары Кондрата авылы халкы өчен Тручын (Тройсын) иң зур бәйрәмнәрдән санала. Соңгы берничә елда ул зур җыен буларак уздырыла.
«30 май конне авылдашлар белән Тручынны уздырдык. Бәйрәм авыл жирлеге, клуб җитәкчесе Анжелика Курочкина, мәктәп коллективы, укучылар һәм кайткан кунак кызлары, егетләре ярдәмендә зур оешканлык белән үтте.
Авыл жирлеге башлыгы Анатолий Журавлев Тручын белән котлап, балалары СВО да булган гаиләләргә һәм фольклор төркеме артистларына бүләкләр тапшырды. Безнен авылда актив кешеләрдән оештырылган төркем авыл клубына апаратура алып бирде. Моның өчен Василий Синаев, Александр Тарасов һәм Владимр Павловка рәхмәтлебез. Бәйрәмне Кондрата җыруы белән башлап җибәрделәр. Тручын йоласы буенча кунаклар каенга тасмалар һәм яулыклар бәйләп, теләкләрен теләделәр. Халык уеннары да оештырдык. Соңыннан, жырлый-жырлый каенны елгага агыздык», – дип язды китапханәче Елена Гурьянова.


Фотолар авыл җирлекләреннән, районнардан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев