Алексеевск районының Кр. Баран авылында Тройсынны ике көн бәйрәм иттеләр
30 май кичендә авыл мәдәният йорты янәшәсендәге мәйданда Тройсынны каршы алу бәйрәме уздырылды. 31 майда чиркәү каршында молебен булды, урамга урнаштырылган чаңнар аруландырылды, храм янәшәсендә 33 туя утыртылды.
К.Барандагы Тройсын бәйрәме турында безнең редакциягә Зур Полянка авыл җирлеге ветераннар советы председателе, Кр.Баран чиркәвен карап торуда җаваплы Тамара Иванова хәбәр итте.
Тройсынны каршы алу бәйрәмен мәдәният йорты директоры Венера Анисимова, сәнгать җитәкчесе Зоя Кузнецова, «Бәрәнҗәр» керәшен халык фольклор ансамбле җитәкчесе Владимир Анисимов күңелле итеп оештырганнар. «Бәрәнҗәр»нең чыгышы белән башланган бәйрәмдәге җыру-биюләргә кушылмаган, уеннарда катнашмаган беркем калмаган. Төп мәйданнан читтәрәк балалар өчен дә берсеннән-берсе кызыклырак уеннар уздырылган.
31 майда көндезге сәгать бердә Кр.Баран халкы авыл чиркәве янына җыелган. Кеше күп булганлыктан, Алексеевскидан килгән настоятель Павел Чурашов молебенны чиркәү каршында, урамда уздырган. Певчийлар җырлаганда аларга кушылучылар да күп булган.
Кр.Барандагы Тройсын бәйрәменә кайчандыр шушы районга җитәкчелек иткән, хәзерге вакытта Татарстан хисап палатасы җитәкчесе булып эшләүче Алексей Демидов та килгән. Ул Кр. Баран чиркәвенә Алла Анасының Казан тәресен бүләк иткән.

Молебеннан соң, отец Павел чиркәү янәшәсендә урнаштырылган җиде чаңны аруландырган. Ул чаңнарны ясату өчен акчаны Валерий Максимов, Виталий Фомин һәм Виталий Александров гаиләләре биргән.
Чиркәү янәшәсенә утырту өчен туяларны да авылдашлары – Иванова шәһәрендә яшәүче Валерий Максимов, Алексеевскида торучы Виталий Фомин үз акчаларына сатып алып кайтканнар. Тамара Федоровна әйтүенчә, 33 туяны (Иисус Христос җирдә яшәгән еллар санынча!) утыртуда һәр гаилә катнашкан. МАХтагы авыл төркемендә алдан ук игълан итеп, авылдашларын үз гаиләләре белән бергәләп Ходайга яраулы бу эштә катнашырга чакырган булганнар. Һәр гаилә үзе утырткан үсентене карап, су сибеп үстерсә, киләсе Тройсыннарда яшел туялар карашларны иркәләп, тирә-якны матурлап утырыр.

Фото: Зоя Кузнецова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев