1 октябрь — Халыкара өлкәннәр көне.
Бу үзенчәлекле көн — өлкән буынга кайгыртучанлык, сабырлык һәм тормыш тәҗрибәсе өчен рәхмәт әйтергә бер сәбәп. Әлеге бәйрәмне карендәшләребез яшәгән авылларда үзенчәлекле итеп билгеләп үттеләр.
Мамадыш районының Дүсмәт
авылы мәдәният йортында өлкәннәр көне матур гына җыелышып, аралашып, табын артында җырлашып узган. Бу хакта безгә мәдәният йорты җитәкчесе Мария Петрова сөйләде:
«Чарабыз концерт номерлары белән бәйләнеп барды. Чакырып кунагың килмәсә, бик күңелсез булыр иде. Рәхмәт барлык килүчеләргә. Өлкәннәребез үзләре дә күчтәнәчләр белән килделәр, табын мулдан булды. Бәйрәмне үткәрүдә ярдәм күрсәткәне өчен авыл депутаты Олег Павловка; өлкәннәргә күчтәнәчләр әзерләгән район хакимияте, авыл җирлеге җитәкчелегенә рәхмәтлебез. Елларыбыз тынычланып, һәркемгә тыныч күңел белән олыгыйган көннәрендә балалар игелеге, оныклар куанычы күреп, туганнар, авылдашлар хөрмәтен тоеп яшәргә язсын».
Кайбыч районының Мәлки
мәктәбендә «Өй остаханәсе» дип исемләнгән күргәзмә ачылган. Бу — гади әйберләр күргәзмәсе генә түгел, — мәхәббәт, сабырлык һәм чиксез җылылык күргәзмәсе. Биредәге һәр элмәк — кайгырту сүзе кебек, ә һәр бизәк — гаилә тарихын күрсәтә.
«Күргәзмәгә мәктәбебезнең кечкенә класс укучысы Инесса Горшкованың әбисе үз куллары белән бәйләгән әйберләр алып килде. Инессаның сөенгәнен күрсәгез! Ул горурлык белән әбисе бәйләгән иң яраткан әйберләрен: җылы шарфны, йомшак оекбашларны, матур кофтаны күрсәтте... Һәр әйбердә — әбисе назы. Балалар бәйләнгән әйберләрне тотып карадылар, бизәкләр, гади җептән боларның ничек барлыкка килүе турында сораштылар. Йола-гадәтләр дәреслекләрдә генә түгел, ә менә шундый җылы очрашуларда, әбиләрнең алтын кулларында, балаларның горурлыгында да яши икән», — дип яздылар Мәлки мәктәбеннән.
Бакалы районының Яңа Маты
мәдәният йортында бәйрәм аеруча җылы узган.
«Авыл җирлеге башлыгы, авыл активистлары өлкәннәргә үз котлауларын һәм изге сүзләрен җиткерделәр. Авылның үзешчәннәре — Зинаида белән Флюн Хәсәновларның гаилә дуэты; Светлана Сөләйманова һәм Валентина Савельева составындагы трио, үзләренең моңлы җырлары белән, сөендерделәр. Ә концерттан соң бәйрәм чәй өстәле артында дәвам итте — керәшен халык җырулары яңгырады, алар берәүне дә битараф калдырмады. Барысы да яхшы кәеф белән таралышты», — дип хәбәр иттеләр Башкортстанда яшәүче карендәшләребез.
Зәйнең Якты Күл, Сарсаз-Баграж
мәдәният йортларында бәйрәм гөрләп үткән. Якты Күлдәге бәйрәмнең исемен «Безнең еллар» дип атаганнар. Мәдният йорты җитәкчеләре узган чараны болайрак тасвирлады:
«Җирле артистлар әзерләгән программа кунаклар өчен чын бүләк булды. Катнашучыларга авыл җирлеге башлыгы аерым җылы сүзләр әйтеп, барысына да иминлек һәм сәламәтлек теләде. Өлкән яшьтәге кешеләр концерт карап кына калмадылар, ә бәйрәмдә актив катнаштылар: үзләре дә кушылып җырладылар, аралаштылар, шатлыклы яңалыклар белән уртаклаштылар, яшьлекләрен искә алдылар һәм тормышларыннан тарихлар сөйләделәр. Чара өйдә туганнар белән җыелып утыргандай, өстәл артында бик күңелле узды. Күп кенә катнашучылар өчен ул бәйрәмне билгеләп үтү генә түгел, ә чын мәгънәсендә күңел белән ял итү, көндәлек проблемалардан онытылып тору һәм алга уңай караш карау мөмкинлеге булды».
Кукмара районының Үрәсбаш
авылы клубында алып баручылар өлкәннәрне җылы котлап:
«Бу көн — озын гомер кичергән һәм анда яхшы эз калдырган кешеләргә хөрмәт билгесе», —дип ассызыклап үткәннәр. Зал күңел җылысы белән тулган. «Элгәреге җырулар яңгырады, аларны өлкән буын аерым бер дулкынлану белән тыңлады. Богдан Андреев, Азалия Никонорова һәм Гөлнур Андреева бәйрәмне үз чыгышлары белән бизәделәр, залны тере тавыш һәм чын хис-кичерешләр белән тутырдылар.
Өлкән яшьтәге кешеләр үзләренең яшьлекләре, эшләре һәм гаилә традицияләре турында истәлекләр белән уртаклаштылар, ә алып баручылар, һәрбер сүздә гомуми тарихның җанлы җебен табып, әңгәмәне дәвам иттерделәр. Чәй эчүгә аерым игътибар бирелде — кайнар чәй эчеп, тәм-томнан авыз итеп аралашу тагын да дәртлерәк булды. Катнашучылар оештыручыларга кайгыртулары өчен рәхмәт белдерделәр, мондый очрашуларның шатлык китерүе һәм кирәкле булуын билгеләп үттеләр», — диде клуб җитәкчесе.
Фотолар мәдәният йортларыннан
Нет комментариев