Узган атнада 4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге, 6 ноябрь – Татарстан Республикасы Конституциясе көне бәйрәм ителде.
Авыл хуҗалыгы ярминкәсендә катнашканнар
Кукмара районындагы Кече Чура авылының «Карендәшләр» халык фольклор ансамбле район мәдәният йорты хезмәткәрләре, районның барлык үзешчән артистлары белән берлектә республика авыл хуҗалыгы ярминкәсендә катнашканнар.
«Ярминкә фермерлык продукциясен сатып алу урынына гына түгел, ә аралашу, җирле җитештерүчеләргә ярдәм итү һәм халык традицияләрен саклау мәйданчыгына да әверелде. Ярминкәдә катнашучыларга матур җырулар, милли колорит һәм яхшы кәеф бүләк иттек», — дип яздылар мәдәният йорты хезмәткәрләре.
Милли күргәзмә
Алексеевск районында «Бер ил, бер киләчәк, бер халык» дип исемләнгән матур милли күргәзмә узды. Бу чарада районның керәшен оешмасы җитәкчесе В.А Анисимов һәм Красный Баран мәдәният йорты хезмәткәрләре катнаштылар.
«Алексеевскида яшәүче төрле халык үзләренең уникаль ризыкларын, үз куллары белән ясалган сувенирларын, көнкүреш әйберләрен һәм башка бик күп нәрсәләрне тәкъдим иттеләр. Һәр экспозиция үзенең оригинальлеге белән районда яшәүче халыкларның үзенчәлеген ачык күрсәтте. Бу вакыйга Алексеевск районында барлык милләтләрнең тигез булуын һәм татулыкта яшәвен тагын бер кат раслады», — диде Красный Баран авылы мәдәният йорты җитәкчесе Венера Анисимова.
Өмәдә катнашканнар
Сарман районының Ләке авылы халкы бергәләп Игәнә елгасы буендагы ярны тәртипкә китергәннәр.
«Андагы чүп-чарны җыйдык, яраткан ял итү урыныбызны чистарак һәм матуррак иттек! Барлык өмәдә катнашучыларга: авыл мәдәният йорты хезмәткәрләренә, авыл җирлеге җитәкчелегенә һәм аерым — тракторчы Николай Ямашевка бик зур рәхмәт! Табигатьне саклыйк һәм балаларга дөрес үрнәк күрсәтик: ял иткәндә чүп калдырмагыз. Чисталык өчен тырышучыларның хезмәтен хөрмәт итегез. Туган ягыбызның матурлыгы безне һәм киләчәк буыннарны да шатландырсын!», — дип яздылар авыл җирлегеннән.
Татарстан Республикасы Конституциясе көне бәйрәм ителде
Азнакайның «Халыклар дуслыгы» мәдәният йортында зур бәйрәм узган. Бу хакта безгә карендәшебез Валерий Тимиряев хәбәр итте:
«Татарстан конституциясе көнендә диаспоралар белән милли аш-су көне үткәрелде. Һәр халык үзләреннән музыкаль номер да әзерләгән иде. Безнең «Аяз» керәшен фольклор ансамбле дә катнашты, чара бик күңелле, жылы атмосферада узды, катнашучыларга район администрациясе башлыгыннан грамоталар, бүләкләр тапшырылды».
Менделеевск районының Монай авылында Татарстан Республикасы Конституциясе көне уңаеннан мавыктыргыч чара узган.
«Кич барышында балалар республикабызның дәүләт символлары — флаг, герб һәм гимн турында белделәр. Яшь гражданнарның хокуклары һәм бурычлары турында фикер алыштык. Соңыннан, балалар мавыктыргыч викторинада белемнәрен ныгыттылар. Кичә мөһим вакыйгага багышланган күңелле уеннар белән тәмамланды», – дип язды оештыручылар.
Балалар өчен кичә
Балык Бистәсенең Иванай авылы клубында балалар өчен «Көзге муллык» диеп исемләнгән кичә узган.
«Балалар үзләре алып килгән яшелчәләр, җимешләр турында сөйләделәр, көз темасына кагылышлы сорауларга hәм табышмакларга җавап бирделәр, күз бәйләп уңыш җыйдылар һәм тагын бик күп төрле конкурсларда катнаштылар», — диде бәйрәмне оештыручы Нина Евдокимова.
Мамадыш районының Албай авылында «Бердәмлектә — көч» дигән концерт оештырганнар.
«Зур бәйрәм уңаеннан авылыбызның үзешчәннәре, кайткан кунаклар һәм укучы балалар көче белән мәдәният йортында концерт оештырдык. Концертта катнашучыларга, тамашачыларыбызга чиксезт рәхмәтебезне җиткерәбез. Барыбыз да бергәләшеп, берләшеп исәнлектә, саулыкта, илебезгә, җаныбызга тынычлык теләп гөмер кичерик», – дип язды Любовь Мишурина.
Нет комментариев