Хәбәрләр

Атнакөн мәктәбенең керәшен бүлегенә балалар кабул ителә

7-17 яшькәчә балалар атнага бер тапкыр керәшеннәрнең мәдәниятең, йола-гадәтләрен, фольклорын һәм җыру-биюләрен өйрәнәчәк.

Татарстан халыклары ассамблеясы канаты астында эшләүче күпмилләте Атнакөн мәктәбененең керәшен бүлегенә балалар кабул ителә. Дәресләр Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә узачак. 7-17 яшькәчә балаларга туган тел, керәшеннәрнең мәдәниятең, йола-гадәтләрен, фольклорын һәм җыру-биюләрен өйрәтәчәкләр. Балалар, шулай ук, республикакүләм һәм шәһәр бәйрәмнәрендә катнашачак. 

Җанлы әңгәмәләр: тормышның иң мөһим кыйммәтләре турында гади һәм аңлаешлы телдә. 

Милли мохит: керәшеннәрнең кабатланмас фольклоры, җырлары һәм биюләре. 

Дуслар һәм уеннар: яшьтәшләр белән аралашу, актив уеннар һәм яңа дуслар табу.

Бәйрәм рухы: чәй табыннары, концертлар һәм бергәләп үткәргән җылы кичләр.

Дәресләр атнага бер тапкыр – пәнҗешәмбе (четверг) 17:00 сәгатьтә була. Дәресләр  — тулысынча бушлай! 
Белешмәләр өчен телефон номеры: 8 905 317 28 98. 

 


Нет комментариев