Әсгать Сәфәров: «Иван Егоровның тормышы — Ватанга фидакарь хезмәт итү үрнәге»
Иван Егоровның юбилее уңаеннан, Татарстан Республикасы Рәисе администрациясе җитәкчесе Әсгать СӘФӘРОВ котлау сүзләре юллады.
— Хөрмәтле Иван Михайлович! Сезне ихлас күңелдән истәлекле юбилеегыз — 65 яшь тулган көнегез белән котлыйм!
Тормышыгыз Ватанга һәм кешеләргә фидакарь хезмәт итү үрнәге булып тора. Сезнең сугышчы-интернационалисттан башланган данлы юлыгыз республиканың иң абруйлы җитәкчеләреннән һәм җәмәгать эшлеклеләреннән берсенә кадәр күтәрелә. Нык ихтыяр көчегез, югары оештыру сәләтегез һәм эшегезгә бирелгәнлек Татарстанның социаль-икътисадый үсешенә зур өлеш кертә.
Күпкырлы хезмәтегез үзенең колачы һәм энергиясе белән таң калдыра: тәҗрибәле депутат, иң зур холдинг җитәкчесе, ветераннар хәрәкәтен җитәкләүче һәм берләштерүче, самбо спортын үстерүче һәм автомотоспортка яңа сулыш бирүче армас-талмас оештыручы Сез.
Иң актив җәмәгать оешмаларыннан берсе — Татарстан төбәк керәшен иҗтимагый оешмасының алыштыргысыз лидеры булып торасыз. Эш дәверегездә керәшеннәрнең үзенчәлекле мәдәниятен торгызу, саклау һәм популярлаштыру өлкәсендә гаять зур эшләр башкарылды. Сезнең башлангыч һәм ярдәмегез нәтиҗәсендә, «Бәрәкәт» яшьләр бүлеге, «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле, Я. Емельянов исемендәге мәдәният үзәге төзелде һәм уңышлы эшли, ә Питрау бәйрәме республиканың матур бер бизәгенә әйләнде.
Һөнәри осталыгыгыз һәм күңел юмартлыгы, һәрчак ярдәмгә килергә әзер тору, тәҗрибә, максатчанлык, эш сөючәнлек кебек сыйфатларыгыз Сезгә Татарстанда һәм аннан читтә дә лаеклы абруй һәм хөрмәт китерде.
Хөрмәтле Иван Михайлович, Сезгә ныклы сәламәтлек, чиксез энергия һәм күңел күтәренкелеге телим! Сезнең булдыклы эшчәнлегегез алга таба да Татарстанга һәм илебезгә матур уңышлар китерсен, ә йортыгызда һәрвакыт тынычлык, шатлык, иминлек һәм бәхет хуҗа булсын. Юбилеегыз белән!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев