Анжела Чуктиева: “Үткән буын хыялындагы тормыш белән яшибез, үзебезне чикләргә яратмыйбыз”
27 июнь – Россиядә яшьләр көне уңаеннан, керәшен кызы Анжела Чуктиева белән әңгәмә кордык. 19 яшьлек Анжела Чуктиева Казан шәһәренең Н.И.Фешин исемендәге сәнгать училищесында скульптор белгечлегенә укый.
– Анжела, сессия ничек узды? Имтихан алдыннан сынамышларга ышанасыңмы?
– Чынлыкта, безнең уку йортында сессия гадәттәгечә узмый, чөнки имтихан яки башка язма эш урынына, без семестр дәвамында башкарган эшкә “просмотр” оештырабыз. Һәм тагын нинди дә булса предметтан имтихан тапшырабыз, мәсәлән, сәнгать тарихы яки пластик анатомиядан. Аллага шөкер, сессия бик яхшы узды. Имтихан алдыннан бер традициям бар: чиркәүгә барып шәм куям. Сынау көнендә мөмкин кадәр иртәрәк торырга тырышам. Шул рәвешле, үземне тыныч хис итәм һәм комиссия карарын җиңелрәк кабул итәм.
– “Каникул” сүзен ишеткәндә , нинди хисләр кичерәсең?
– Ниндидер җиңеллек һәм ирек хисе тоям. Нәкъ менә иҗат планында. Үз эшләремне – линогравюра яки берәр агач эшен барлык күңелемне биреп эшли алам. Бу, чыннан да, күп вакыт таләп итә. Һөнәрем иҗатка бәйле студент булганга, “ял” сүзен онытканмын инде. Ләкин зарланмыйм, чөнки хезмәт яратам.
– Имтиханнар тапшыргач, җәйне ничек үткәрергә уйлыйсың?
– Уку барышында без төрле проектларда катнашабыз, җәйге ялларда алардан читләшеп, тыныч кына ял итәсем килә. Уку чорында, дөресен генә әйткәндә, үзеңә вакыт җитми, әмма югарылыкка ирешү өчен нәрсәне дә булса корбан итәргә кирәк.
– Хәзерге буын яшьләрдә өлкәннәрдә булмаган нинди илаһи көч бар?
– Төгәл генә әйтә алмыйм, бәлки җайлашу яисә төрле өлкәләрдә тиз ориентлашудыр. Элек кеше укып чыккач, гомер буе шул һөнәр буенча эшләргә тиеш дип санаганнар. Безнең буын даими рәвештә ниндидер яңалык ача һәм җәмгыятьнең андый тәртип-хорафатларына бөтенләй буйсынмый. Без яңа үрләр яуларга омтылабыз. Безне башка кеше фикере әллә ни борчымый. Без үткән буыннар хыялындагы тормыш белән яшибез: үзебезне нәрсәдә дә булса чикләргә яратмыйбыз.
– Әгәр уңышсызлыкка очрамаячагыңны белсәң, иртәгә нинди эш башлар идең?
– Блогта актив тормыш алып барыр һәм үз эшемне зур акчага сатар идем. Минем кебек иҗат кешеләренә эшебезне күзәтеп торучы һәм хезмәтебезне сатып алырга әзер кешеләр даирәсе кирәк. Мин элек скульптура факультеты студентынының тормышы турында блог алып барган идем. Кызганыч, бу эшне ташладым, ләкин аны яңадан актив алып бара башлармын дип ышанам.
– 5 елдан соң син үзеңне кайда һәм кем итеп күрәсең?
– Киләчәктә белемемне Мәскәү яки Санк-Петербургтагы югары уку йортында скульптура юнәлешендә дәвам итәргә уйлыйм. Мөгаен, төнгә кадәр сәнгать мастерскоемда эшләп, өйгә йокларга гына кайтып, икенче көнне эшемне дәртләнеп дәвам итәр идем. Мин, чыннан да, сәнгать эше белән “чирлим”, шуңа күрә үземне бу һөнәрдән аера алмыйм. Ул мине чолгап алган. Үз юлын тапканнар – җир йөзендә иң бәхетле кешеләр, дип саныйм.
Сорауларга җавапларны КФУ студенты Дарья Дементьева язып алды.
Фото: Анжеланың шәхси архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев