Алла Анасы Изге Кызның «Иерусалимская» дигән төсе бәйрәме көнендә Кәвәл чиркәвендә келәү үткәрелде
Питрәч районының Кәвәл авылында Изге Архангел Михаил агач чиркәвен торгызу эшләре дәвам итә.
Халык тырышлыгы белән чиркәүнең алтарь өлешенә түбә ясалган, түшәм куелган һәм диварлары ныгытылган.
25 октябрьдә, Алла Анасы Изге Кызның «Иерусалимская» дигән тәресе бәйрәмендә, чиркәүдә су аруландырылып, керәшенчә келәү уздырылган. Келәүне Теләченең Покрау чиркәве настоятеле, иерей Алексей Павлов үткәргән.
«Карендәшләр, күрәм, сез бу изге чиркәүне торгызуга җан-тәнегез белән керештегез. Мин ышанам, безнең бабаларыбыз бу чиркәүдә келәү иткән, иман әйтелгән. Мәңгелеккә күчкән кешеләр сезнең хезмәтегезгә сөенерләр», – дигән иерей Алексей Павлов кәвәллеләргә.
Исегезгә төшерәбез, 16 сентябрьдә, Кәвәл авылындагы Изге Архангел Михаил агач чиркәвен митрополит Кирилл карады. Ул чиркәүне торгызуга үз өлешләрен кертергә теләгән бар кешегә дә үз бәхиллеген бирде.
Зоя Шипшова фотосы, архив.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев