Алдагы көннәрдә һава торышы кискен үзгәрәчәк
Синоптиклар республика халкын хәвефле метеорологик күренешләр турында алдан ук кисәтә.
Татарстан УГМС мәгълүматларына караганда, 29 июльдә республикада томан, яшенле яңгыр, боз явуы һәм көчле җил көтелә. Төнлә һәм иртән урыны белән куе томан төшәчәк. Күрү мөмкинлеге кимү сәбәпле, юлларда йөрүчеләргә аеруча сак булырга киңәш ителә.
Иң катлаулы һава торышы көндез һәм кичен көтелә. Татарстанның көньяк-көнбатыш районнарында яшенләп яңгыр явуы, боз төшүе һәм секундына 15–20 метрга кадәр җиткән көчле җил булуы ихтимал.Төнлә температура +14...+19 градус, көндез +25...+30 градус булачак.
Коткаручылар хәвефсезлек кагыйдәләрен онытмаска чакыра. Давыл вакытында реклама щитлары, агачлар, юл билгеләре һәм электр үткәргечләре янында туктамаска кирәк. Автомобильләрне дә агачлар астына калдырмау хәерле. Балаларны күз уңыннан ычкындырмагыз, өлкән яшьтәгеләргә һәм сәламәтлеге какшаган кешеләргә ярдәм итәргә онытмагыз.
Шәһри Казан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев