Албайдан Любовь Мишурина кушаматларының килеп чыгышын сөйләде
Керәшенчә марафонда катнашучы Любовь Мишурина «чыпчыклар» кушаматы турында язды.
Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк диләр бит. Кеше үзенең иң беренче нәселен, туган як атамасын, кушаматының ничек килеп чыгышын белергә тиеш.
Минем ике як нәселем, берсе Владимир авылына, икенчесе Югары Әрнәш авылына барып тоташа. Ике якта да нәселем зур, әби — бабайлар сөйләүләре буенча хәлле генә гөмер кичереп, аңлы карашлы, аек фикерле, эшкә оста, зиһенле кешеләр булганнар. Нәселебездә бар фән кешеләре дә, абруйлы исемнәр йөртүчеләр дә , медицина, мәгәриф, мәдәният, полиция, авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләүчеләр дә , шахтада эшләүчеләр, эшмәкәрләрдә бар.
Кушаматларым икесенең дә килеп чыгышы кеше исеменнән Пидәй (Федор), Симуш (Семен). Болар инде минем ерак бабайлар исеменә барып тоташа.
Ә үземнең гаиләнең кушматаы – чыпчыклар (иремнең). Бу кушамат исә кош исемен йөртә. Имеш, әбиебез сөйләве буенча, бер ерак бабай бик җиңел гәүдәле булганлыктан, капкадан кермичә , койма аша кереп чыккалаган, шунда аңа чыпчык кебек гел очып кына йөрисең син дигәннәр, менә шуннан калган кушамат бүгенгә кадәр килеп җиткән. Мишуриннар нәселе авылда киң таралган, нәсел җепләре күпләргә барып тоташа торган, киң карашлы, эшчән, оста кешеләр алар.
Фото: Алина Кондратьева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев