Җәкәү җорты кызыклы бәйрәм тамашасы әзерли
Хәбәрләр

Җәкәү җорты кызыклы бәйрәм тамашасы әзерли

8 нче Март — Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк «Ягез әле, кызлар!» дип аталган уен-тамаша тәкъдим итәчәк.

Башка елларда әлеге бәйрәм уңаеннан концерт булса, быел уен-тамаша булачак. Төрле буын карендәшләр командаларга бүленеп көч сынашачаклар. Аларны кызыклы конкурслар көтә.  Бу күңелле бәйрәмне күрергә сез дә килегез.

5 мартта, Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә очрашырбыз. Керү ирекле. 

Алина Кондратьва фотосы.


Нет комментариев