28 октябрь көнне Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә Валентина Максимованың «Бистәрләрем чигүле» дигән күргәзмәсе ачылачак.
Керәшен киеме һәм бизәнү әйберләре белгече, этнограф Валентина Максимова керәшен фольклор ансамбльләренә сокланырлык традицион костюмнар текте. Төрле як керәшеннәренә хас кием үрнәкләрендә 150дән артык курчак киендерде. Ул — керәшен авылларында булып, сандыклардагы мирасларны фотога төшереп, блокнотка, диктофонга яздырып, берәмтекләп барлаган кеше.
Аның һәр эше — кул эшенең җылылыгын саклаучы кечкенә бер дөнья. Әлеге матурлыкны сез дә үз күзегез белән күрә алачаксыз.
28 октябрь 14:00 сәгатьтә Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәкте Валентина Максимованың «Бистәрләрем чигүле» шәхси күргәзмәсенең ачылышы һәм «МИРАС» этнографик җыентыгының презентациясе булачак. Аның хезмәте белән якыннан танышу мөмкинлеген кулдан ычкындырмагыз.
Белешмәләр өчен телефон: +7 (843) 293-16-29.
Фото: Алиса Ахметшина
Нет комментариев