Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Җәкәү йортында фотокүргәзмә ачылачак

14 июльдә Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә «Алчүпрәгем челтәрле» фотокүргәзмәсе ачыла.

Җәкәү йорты төрле як керәшеннәренең традицион костюмнарыннан фотокүргәзмә әзерләде. Бу — безнең үткәннәрне данлавыбыз, хәтерне барлавыбыз, киләчәк буынга рухи мирасыбыз.

Фотокүргәзмәнең максаты – традицион керәшен киемнәре культурасын саклау, актуальләштерү һәм популярлаштыру; керәшен костюмының кабатланмас бизәкләре һәм тарихы аша яшь буынны мәдәни яктан баету, аларда әхлакый сыйфатлар тәрбияләү.

Фотокүргәзмә керәшеннәрнең традицион киемнәрендәге җирле үзенчәлекләрнең күптөрлелеген һәм байлыгын күрсәтү, шулай ук халыкның гътибарын этник мәдәниятебезне саклау проблемаларына җәлеп итү өчен үткәрелә. Керәшеннәрнең традицион киемнәре күп нәрсә турында сөйли: кешенең яше, гаилә хәле, җәмгыятьтә тоткан урыны һәм киемнең функциясе.

Фотокүргәзмә 14 июль 15:00 сәгатьтә Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә  ачылачак. Ул, 2027 елның 30 апреленә кадәр эшләячәк. Аның мәдәни үзәкнең эш сәгатьләрендә Худякова урамы, 11 йорт буенча килеп карарга мөмкин. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев