Җәкәү йорты спектакль әзерли
Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк, Татарстан мәдәният министрлыгы һәм республика төбәк керәшен иҗтимагый оешмасы белән берлектә, “Мин – Җан – Туфрак” дип исемләнгән музыкаль спектакль әзерли.
Россиядә Ватанны саклаучы елына багышланган ул спектакльнең авторлары – карендәшебез, танылган язучы Луиза Янсуар һәм режиссёр Резеда Гарипова.
“Мин – Җан – Туфрак” спектаклендә рольләрне Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры артисты, Татарстанның халык артисты Олег Фазылҗанов, К.Тинчурин исемендәге күчмә театр артисты, Татарстанның атказанган артисты Артём Пискунов, танылган сүз һәм юмор остасы Аграфена Васильева, Гүзәл Гафарова, яшь талантлар Иван Пугачев, Савелий Пугачев һәм башкалар башкара. Күмәк күренешләрдә керәшеннәрнең “Бәрмәнчек” дәүләт фольклор ансамбле һәм керәшен фольклор коллективлары да катнаша.
Спектакль 12 октябрьдә Казан шәһренең “Чулпан” мәдәни үзәгендә (Җиңү пр., 48а) була. Билетларны Пушкин картасы белән дә алырга мөмкин.
6+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев