«Айбагыр»да ял итүче балалар өчен көн дә яңа мастер-класс каралган
«Айбагыр» этносменасының һәр көне – яңалык. Лагерьда үтәчәк 18 көннәре дә минутлап язылып, планлаштырылып куелган.
Лагерьда балалар өчен төрле мастер-класслар каралган. Аларны билгеле бер өлкәдә эшләүче эксперт кына түгел, ә лагерьдагы вожатый дәдәй һәм түтиләр дә уздыра.
Ксюша түти балаларга «Дуслык беләзеге» ясарга өйрәткән. Балалар аны ясагач, бер-берсенә аларны бүләк иткәннәр.

Ваня дәдәй исә, актерлык серләрен ачкан. Сәхнәдә үз-үзеңне ничек тотарга икәнлеге турында сөйләгән. «Мимика, жест кына түгел, ә кешенең гәүдәсе артистның мөһим инсрументы булып тора», дип басым ясаган. Әлеге мастер-класс бик тә кызыклы, үзенчәлекле булган.

Лагерьда АЙБАГЫР FM радиосы да эшли. Метри дәдәй көн саен Айбагырда ял итүче балалар белән радиоэлемтәгә чыга. Бу көннәрдә радиода кунакта, инде 6нчы ел ял итүче Порфирий Карамзин булган. Ул соңгы яңалыклары белән уртаклашкан, экзаменнарын уңышлы тапшырып, Алабуганың культура һәм сәнгать колледжына укырга керергә уйлаганы турында сөйләгән. КВН аның тормышында мөһим урынны алып торганлыгы турында да әйткән.

Быел Россиядә халыклар бердәмлеге елы һәм шушы идея сменаның төп темасы булып тора. Анита тути айбагырлылар өчен Россия халыклары турында квиз оештырган. Балалар бик күп кызыклы фактлар һәм яңалыклар белгәннәр.
Ангелина Мухина фотолары, видеосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев