«Айбагыр»да балалар иминлеге өчен нәрсәләр эшләнелә?
Хәбәрләр

«Айбагыр»да балалар иминлеге өчен нәрсәләр эшләнелә?

Мирас» лагере базасында яңалыклар бармы? «Айбагыр» режимы ничек корылган? Бу хакта «Бәрәкәт» яшьләр бүлеге җитәкчесе Игорь Шрыков сөйләде.

— «Айбагыр» этносменасы уза торган «Мирас» лагере — республикада яшәү шартлары, матди-техник җиһазландыру һәм инфраструктура буенча иң яхшы лагерь булып тора. Барлык бүлмәләр дә уңайлы, заманча җиһазландырылган, санитар-гигиена таләпләре үтәлә. Ашханә, медицина пункты, спорт мәйданы, клуб — барысы да югары дәрәҗәдә. Инфраструктура даими рәвештә яңартыла: быел, мәсәлән, яңартылган пляж эшли башлаячак, анда катамараннар бар, шулай ук, быел асылма бау-арканлы (веревочный) парк та булдырылды, бу балалар өчен бик кызык булыр дип өметләнәбез. 

Режим башка яхшы балалар лагерена охшаш: зарядка, иртәнге аш, отряд эше, йокы сәгате... Ләкин эчтәлеге бөтенләй икенче — керәшенлеккә бәйле. 

Фото: «Туганайлар»


Нет комментариев