«Әфганчы», әти, ветеран»: Минзәләдә Радик Сизов исемен мәңгеләштерделәр
Минзәлә районының Мәлкән авылы җирлеге Әфганстанда барган сугышчан хәрәкәтләргә үзенең алты улын озатты. Алар арасында Радик Сизов та була. Туган ягына ул исән-сау әйләнеп кайта. Быел ветеран-әфганчы Радик Михайловичка мемориаль такта ачтылар.
Иске Мәлкән авылындагы Бөек Ватан сугышы ветераны Михаил Сизов гаиләсендәге җиденче, төпчек бала ул. Радик 1963 елның 23 апрелендә туа. Туган авылы мәктәбен тәмамлый. Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумында укыганда Совет Армиясе сафларына алына. Ул вакытта әтисе Микәй дәдәйгә 72 яшь була инде.
— Мин әле хәзер дә Әфганстанда үткәргән һәр көнне хәтерлим, — дип сөйли Радик Михайлович. — Бар кешегә дә билгеледер, Әфганстан турында сөйләү, өйдәгеләргә бу турыда хәбәр итү тыела иде.

Өлкән яшьтәге әти-әнисе башта улларының кайда хезмәт итүләрен дә белмиләр. Әтисенең сугышта алган тән яралары да, күңел яралары да кечкенәдән үк үзенә танышбулган Радик аларны борчырга теләми.
Радик сроклы хезмәтне башта Ерак Көнчыгышта үтә, аннан Әфганстан чикләренә якынрак җибәрелә. 1981 елны 580 кешедән торган төркем белән Әфганстанга җибәрелә, әнә шулай ут эченә эләгә.
— Тирә-якта пулялар сызгырган, дошман качып яткан таулар, кыялар. Чыдап булмаслык эсселек, шуңа карамастан сугышка әзерлек бара. Бу — Кандагар үзе иде инде, — дип искә ала әфганчы.
Батырлыгы өчен ул «Сугышчан казанышлары өчен» һәм «Әфган халкыннан» медальләре белән бүләкләнә, шулай ук Горбачев имзасы белән СССР Югары Советының шәхси бүләген ала.
12 елга якын (1988 елдан 2000 елга кадәр) ул Әфганстанның район Ветераннар Советын җитәкли.
Һәлак булган иптәшләрен сагыну һәм ихтирам белән искә ала, «әфганчы»ларның исәннәре белән аралашып яши. Иң мөһиме, армия дуслыгы, ә ул Әфганстанда тагын да ныгый, чөнки үзләре төзегән землянкаларда 40ар кешегә яшәргә туры килә. Дошман оештырган «салют» астында ул яңа 1982, 1983 елларны каршылый.
Радик Михайлович — ике улына яхшы әти, апа-абыйларына кечелекле туган. Әти-әнисенең соңгы көннәренә кадәр ныклы таянычы, ярдәмчесе булып, Микәй дәдәй белән Суфия түтине соңгы юлга озатты. Озак еллар шәһәрнең газ оешмасында эшләп лаеклы ялга чыккан Радик Сизов Минзәлә шәһәрендә яшәсә дә, туган авылы белән арасын өзми.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев