Җәен авыл зиратларында өмәләр уза
Зиратта өмәләр үткәрү күркәм традициягә әверелде.
Авыл җирлекләрендә яшәүчеләр Питрауга әзерләнә. Җирле халык бәйрәмгә кадәр авыл зиратында зур өмә уздыра. Ел саен Питрау алдыннан зиратны тәртипкә китерү матур гадәткә әйләнгән. Өмәдә катнашучылар чүп-чарны җыештырып, төзекләндерү таләп ителгән урыннарны караштыра.
Зәй районының Кабан-Бастрык авылы зиратында өмә узды.Зират – изге урын. Мәңгелек йортыбызны чистартып, тәртипкә китереп тору – һәрберебезнең изге бурычы.
«Кабан-Бастрыкта мәңгелек йортны җыештыруда авыл халкы һәм читтә яшәүче авылдашлары катнашты. Мондый өмәләр Кабан-Бастрыкта еш уздырыла. Өмәдә авыл халкы да, читтән кайтучы авылдашлары да катнашты. Бергәләп зиратта үскән үләнне чабып, аны җыеп, чистартып куйдылар. Өмәдә катнашкан һәр кешегә рәхмәт», – ди Кабан-Бастрыкның Ак дәдәсе Илья Батаев.
Минзәлә районының Түбән Юшады авылы зиратында да үлән чабу буенча игелекле эш үтте.
«Бу эшкә үзләреннән өлеш керткән барлык кешегә дә рәхмәтлебез», – диде Наталья Чепкасова.

Фотолар И. Батаев, Н. Чепкасовадан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев