Ул ансамбль өчен элгәреге йолаларны, кием-салым үзенчәлекләрен, чигү үрнәкләрен бөртекләп җыя.
Кәләй авылының мәдәни һәм рухи тормышын Зоя Петровнадан башка күз алдына китерүе дә кыен.
Зоя Петровна «Кәләем» керәшен халык фольклор ансамбленә нигез салынган көннән үк анда җырлады, борынгы җырларны һәм йола-гадәтләрне саклап, киләчәк буыннарга тапшырды. Аның тавышы – буыннарны тоташтыручы җанлы күпер, анда авыл тарихы да, туган җиргә булган мәхәббәт тә яңгырый.
«Зоя Петровнаның үзенчәлеге – аның тирән җанлылыгы: ул җырлап кына калмый, иманнар да укый, үзенең җылы сүзе һәм кайгыртуы белән авылдашларының күңелләрен җылыта. Күпләр өчен ул – таяныч, чын игелек һәм эчке көч үрнәге», – ди аның турында авылдашлары.
Авылның кадерле кешесе Зоя түти шушы көннәрдә үзенең матур юбилеен – 80 яшьлек туган көнен билгеләп үткән. Бу көнне аның өе һәрвакыттагыча кунаклар белән тулган.
Зоя түтине котларга авылдашлары, якыннары җыелган. Шулай ук авыл җирлеге башлыгы да килеп, район башлыгының һәм үз исеменнән котлау хатларын тапшырган, чәчәк бәйләмнәре бүләк иткән. Мәдәният хезмәткәрләре дә читтә калмаган: алар үзләренең моңлы җырлары белән юбилярның күңелен күтәргәннәр.
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев