Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Чит ил күзәтүчеләре Татарстан районнарына чыга

Татарстанда сайлау участокларының эшен 16,4 мең күзәтүче, шул исәптән чит ил вәкилләре күзәтеп торачак. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев сөйләде.

«Без күзәтүчеләр 10 мең тирәсе булыр дип көткән идек. 16 400 күзәтүче эшли. Кичә халыкара күзәтүчеләр һәм экспертлар белән очраштым. Сайлау системасына шундый зур игътибар булгач, республика өчен горурлык хисе кичердем. Делегацияләр килә. Испаниядән килүчеләр ачык рәвештә: «Без НАТО иленнән», – дип әйтә. Рәхим итегез! Алар бүген Казан сайлау участокларында булды инде. Чит ил күзәтүчеләре республиканың башка шәһәрләрендә, районнарда булачаклар. Минем хезмәттәшләр әзер», – дип сөйләде ул.

Ул сайлау участокларында «тоталь видеокүзәтү» булуын да искәртте. Аның сүзләренчә, участокларның 98 проценты видеокүзәтү җайланмалары белән тәэмин ителгән. «Закон тарафыннан тиеш булмаган җирдә генә урнаштырылмаган», – дип аңлатты ул.

  • РФ Үзәк сайлау комиссиясе дүрт кандидатны сайлауга кертте: Владислав Даванков («Яңа кешеләр» партиясеннән), Леонид Слуцкий (ЛДПР), Николай Харитонов (КПРФ) һәм бүген гамәлдә булган Россия лидеры Владимир Путин (үз-үзен тәкъдим итүче).

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев