Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Фейерверкны ничек хәвефсез очырырга?

Яңа ел якынлашуын хәбәр итеп, яңа ел салютлары репетициясе башланды, кичләрен әле монда, әле тегендә бәйрәм залплары кабына. Фейерверкны ничек дөрес очырырга, җәрәхәтләрдән һәм янгыннан ничек сакланырга?

Дөрес сайлау зарур!
Әгәр дә маҗараларга тарыйсыгыз килмәсә һәм гаилә бюджетына көч китермәскә теләсәгез, салкын ут фонтаннарын, хлопушкаларны һәм бенгаль утларын сайларга кирәк. Болар – бүгенге пиротехниканың иң хәвефсез төрләре. Әгәр дә алар сезгә артык гади булып тоелса һәм күбрәк шау-шулы, чагу эффектлар телисез икән, ул очракта сатып алуга җаваплырак карарга кирәк булачак.
Беренчедән, пиротехниканы махсус кибетләрдә генә сатып алыгыз. Мотлак рәвештә сатучыдан товар сертификатын яки декларацияне күрсәтүен сорагыз, бу документлар һәрвакыт аның кул астында булырга тиеш. Икенчедән, төргәкне җентекле тикшерегез: ул зыян күрмәгәнме, су эзләре юкмы. Әгәр дә пиротехника чыланган булса, аның “кыр шартларында” үзен ничек тотачагын күзаллап булмый.
Яраклылык вакытын тикшерегез. Таушалган, төзәтелгән урыннарын күрсәгез, мондый “сюрприз”дан шунда ук баш тарту хәерле, ихтимал, аны “яшәртергә” маташканнардыр. Киләсе этап – инструкция. Аны шампан шәрабы эчкәнгә кадәр ахырынача укып чыгу зарур! Инструкция аңлаешлы урыс телендә булырга тиеш, анда: фейерверкны ничек урнаштырырга, хәвефле зонаның радиусы, яндыру шнурының кайдалыгы, аны ничек дөрес утильләштерергә – барысы да төгәл язылган булырга тиеш.
Төрле сүзләр йөрүгә карамастан, пиротехника белгечләре Кытай фейерверкларын сатып алудан курыкмаска киңәш итә. Күптән түгел “Роскачество” Кытай фейерверкларын тикшергән һәм чит ил товарында бернинди закон бозу очрагын да ачыкламаган – сыйфаты буенча да, хәвефсезлеге ягыннан да. Кытай – фейерверкларның ватаны, пиротехника сәнгатендә кытайлылар күптән инде бөтен планетадан алда бара.

Саклау ысуллары
Шулай итеп, сез петарда һәм фейерверк сатып алдыгыз, ләкин аларны бәйрәмгә кадәр кайда сакларга? Моның өчен иң яхшы урын шкафтагы киштә яки коры кладовка булачак. Эшләнмәнең дымланмавы, чыланмавы, батареялар янында һәм туры кояш нурлары астында булмавы мөһим. Бинадагы һава температурасы +30 градустан артмаска тиеш.
Саклау мәсьәләсенә җаваплы карагыз: фейерверк киштәләрдән килеп төшмәсен, механик зыян күрмәсен. Иң мөһиме – пиротехника балалар кулына эләкмәсен. Алар аны яндырырга һәм, ахыргы нәтиҗәләр турында уйламыйча, өйдә очырырга мөмкин. Петардалар һәм хлопушкаларның хәвефле булуын, алар белән уйнарга: кесәдә йөртергә, бер-береңә юнәлтергә, үтеп баручыларга ташларга һәм хайваннарны куркытырга ярамаганлыгын аңлатыгыз.

Очыру урынын ничек сайларга?
Бу зур ачык мәйдан булырга тиеш. Фейерверкны ихатада да очырырга мөмкин, ләкин якындагы йортларга кадәр ара 100 метрдан да ким булмаска тиеш, югыйсә очкын ачык тәрәзәгә яки форточкага эләгергә, балконга яки чарлакка очып керергә мөмкин. Шулай ук якын тирәдә агачлар, электр линияләре, машиналар, гаражлар да булырга тиеш түгел. Шоу тамашачылары да мөмкин кадәр ераграк, 30-50 метр читкә китәргә тиеш, болай карарга уңайлырак һәм хәвефсезрәк тә булачак.
Пиротехниканы кулны сузган килеш яндырырга, иелмәскә, иң яхшысы чүгәләргә кирәк. Әгәр фейерверк янып китми икән, ким дигәндә, ике минут көтегез. Бервакытта да, аның ни өчен янып китмәвен ачыкларга тырышып, изделиене сүтмәгез. Кулланылган фейерверкны бер тәүлеккә сулы савытка салыгыз, аннары көнкүреш чүп-чары белән бергә ташлагыз.
Җил искәндә хәвеф зонасы күләме 3-4 тапкыр арта.

ТЫЕЛА:
* Фейерверк очыруны балаларга йөкләү;
* Аның белән исерек хәлдә эш итү;
* Фейерверкны балконнан яки тәрәзәдән очыру;
* Фейерверк өстенә иелү;
* Кулланыр алдыннан һәм аннан соң фейерверкны сүтү.

Кызыл таң

Фото:https://unsplash.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев