Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Һәр керәшен җортына - "Туганайлар"

“Туганайлар”га язылучыларга – изге кенәгәләр

2022 елның икенче яртыеллыгына газетага язылучылар “Жаҥа Законъ” (Новый Зовет), “Иманнар княгясе”, “Псалтирь” һәм Андрей Критский язган “Оло Канон” кенәгәләре иясе була ала

Хөрмәтле карендәшләр! Матур гадәтне дәвам итеп, газетага язылучылар арасында быел да бүләк уйнатабыз. Бу юлы кадерле подписчикларыбызга изге дини кенәгәләр әзерләдек. Бүләкләребез сезгә файда һәм күңел байлыгы китерсен!

“Жаҥа Законъ” кенәгәсендә – Матфей, Марк, Лука һәм Иоанн Евангелиеләре; апостоллар Иаков, Петр, Иоанн Богослов, Иуда һәм Павелның ару җыенга, кешеләргә җибәргән язулары (послание).  Евангелиедә Иисус Христосның тууы, тормышы, кодрәтләре, үлгәне, үлгәннән соң терелеп торуы, күккә күтәрелүе турында язылган. Шулай ук, монда кешегә изге булу өчен һәм үлгәннән соң Ходай Патшалыгына керү өчен нәрсәләр белергә һәм нәрсәләр эшләргә кирәклеге турында язылган.

“Иманнар княгясе”нә һәрвакыт укылырга тиешле иманнар тупланган.

“Псалтирь”га 20 кафизмага бүленеп 151 псалом тупланган. Һәр кафизмадан соң теләк итү рәтләре, тропарьлар, иманнар бирелгән. Псаломнар Ходайга җараулы булып яшәү; җазыкларның кичерелүен сорап тәүбә итү; булганына, булмаганына шөкер итү турында. Псаломнарны чиркәүдә һәм өйдә укыйлар. Йортта үлем-китем булганда, Псалтирь, хәтта, 3 тапкыр укылып чыгарга тиешле кенәгә.

“Изге атабыз Андрей Критский җазган Оло Канон” – Олы уразаның беренче һәм бишенче атналарында һичшиксез укылырга тиешле иманнар җыентыгы.

“Туганайлар”га язылдым – бәрәкәт алдым”

акциясендә һәркем катнаша ала. Бәхетле подписчиклар җирәбә уйнату ярдәмендә билгеләнәчәк.

Шарты

27 июньгә кадәр “Туганайлар” газетасы редакциясенә (Казан ш., Декабристлар ур., 2) “Туганайлар” мәдәни-агарту газетасына 2022 елның икенче яртыеллыгына язылган квитанция копиясен/фотосын алып килергә яки tuganaylar@yandex.ru электрон почтасына, 89172509795 номерына ватсап буенча җибәрергә кирәк.

Бүләк уйнату

“Туганайлар” газетасының ВКонтакте (vk.com/tuganaylar) социаль челтәрендә 30 июнь көнне 13:00 сәгатьтә туры эфирда узачак.

Сораулар булса, 8(843)-222-06-07 (шалтыратып) һәм 8 917 250 97 95 (ватсап) телефон номерларына мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Хөрмәтле карендәшләр! Һәр керәшен җортын “Туганайлар” бизәп торсын. Бергәләп керәшен дөнҗасында кайнашыйк!

“Туганайлар”га барлык почта бүлекләрендә һәм “Россия почтасы” һәм “Госуслуги” сайтында онлайн язылып була.

*Акцияне “ТАТМЕДИА” АҖ филиалы “Туганайлар” газетасы редакциясе үткәрә. Акцияне уздыру вакыты – 26.05.2022-30.06.2022.
Реклама, 12+.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев