Туганайлар

Евангелие кенәгәсе уку кешегә ниләр бирә?

Керәшеннәрнең духовная миссиясесе җитәкчесе, Питрәч районы Керәшен Сәрдәсе авылы чиркәве настоятеле отец Димитрий Сизов изге кенәгәләр укуның мөһимлеген һәм савабы турында аңлатты

Керәшеннәр арасында священник булып хезмәт итү вакытында миндә шундый фикер ныгыды: бүген керәшеннәр арасында дини китаплар, Изге текстлар уку культурасы юк. Революциягә кадәр бу культура формалаша башлаган булган. Билгеле булганча, революциягә кадәр өлкән яшьтәге хатын-кызлар гына түгел, ир-атлар да һәр көнне Евангелие һәм Псалтирь укыганнар. Хәзер күп кенә керәшеннәр аларның нинди китап булуын, кайчан һәм кем тарафыннан язылуын, аның файдасын һәм, гомумән, ни өчен укырга кирәклеген күз алдына да китерә алмыйлар. Шуңа күрә бу белемсезлек мине Евангелие турында бераз язарга этәрде.

Евангелие  (грек сүзе – «яхшы яки шатлыклы хәбәр» дигәнне аңлата) – бу Иисус Христосның тормыш юлы – анда Иисус Христосның тууы, тормышы, кодрәтләре, үлгәне, үлгәннән соң терелеп торуы, күккә күтәрелүе турында язылган. Бу Изге кнәгәдә кешегә изге булу өчен һәм үлгәннән соң очтомакка, Ходай Патшалыгына күчү өчен нәрсәләр белергә һәм нәрсәләр эшләргә кирәклеге турында язылган.

Евангелиене укымыйча һәм аны белмичә чын христианин булып һәм христианча яшәп булмый. Ничек итеп гадел яшәргә? дигән сорауга җавап белми торып, без ничек гадел яши алабыз? Белгән хәлдә, без үзебезнең тормышны Евангелие белән үлчи һәм чагыштыра алабыз. Ә анда бөтен кешелеккә һәм һәркемгә аерым-аерым өйтелгән:

«Мин сезгя aйтямен: yз туганына жукка yпкя тотоучы aр-кем хокoмгя тейешле; кем yз туганына: эй жюнсез диб aйтся, ул оло хокoмгя тейешле; кем: эй тиле диб aйтся, ул тамук утына тейешле» (Мф.5, 22)

«Мин сезгя aйтямен: катын-кызга азгын няпес белян караучы aр-кем yз кюңелендя анын белян уйнашлык итеб бетергян була» (Мф.5, 28).

«Кем yз катынын уйнашлык айыбы булмаган көйө айырыб жибярся, ул аны уйнашлыкка сала; кем айырыб жибяргян катынны алса, ул да уйнашлык итя» (Мф. 5, 32)

«Мин сезгя aйтямен: дошманнарыгызны сөйөгөз, сезне  каргаучыларга арыулык телягез, сезне кюрялмый торганнарга жакшылык кылыгыз, сезне кыйырсытыучылар өчөн, сезне кыуыучылар өчөн теляк  итегез… Әгяр сез үзегезне сөйгяннярне гня сөйсягез, сезгя нейдей сауаб булыр?» (Мф. 5, 44)

«Сак булыгыз, сезне кеше кюрсен диб, садакагызны кеше алдында бирмягез: алай итсягез, сезгя кюктяге Атагыздан сауаб булмас» (Мф. 6,1)

«Сез кешеляргя жазыкларын кичермясягез, кюктяге Атагыз сезнен жазыкларыгызны да кичермяс» (Мф. 6, 15)

«Жир өстөндя үзегезгя мал жыймагыз, мында көя дя (тея), тутыгыб та бетя, бурлар да казыб кереб урлыйлар. Әммя үзегезгя малны кюктя жыйыгыз, анда көя дя (теймей), тутыкмый да, бурлар да казыб кереб урламыйлар. Малыгыз кайда булса, кюnелегез дя шунда булыр шул (Мф. 6, 19-21)

«Yзегезне тикшермясенняр дисягез, сез дя тикшермягез. Кешене ничек тикшереү белян тикшерсягез, сезне дя (шулай) тикшерерляр шул; кешегя ничек үлчяү белян үлчясягез, сезгя дя шулай үлчярляр» (Мф. 7, 1-2)

«Сез ураза тоткан чагында да кюз алдында гна кылыныучылар кюк моңайыб жөрмягез; алар шул кешеляргя ураза тоткан булыб кюренер өчөн гня, чырайларын караңгыландырыб жөрөйляр. Чыннаб әйтямен сезгя: алар инде үзляреня теясене алалар… Кешеляр алдында ураза тоткан булыб кюренмя, тик жяшерендяге Атаңа гна кюрен; жяшерендяген кюреүче Атаң сиңа ачыкта кайтарыр» (Мф. 7, 16;18)

«Мине: Ходай, Ходай, диб әйтеүче бар да кюк падшалыгына кермяс, тик кюктяге Атамнын иркен кылыучы гна керер» (Мф. 7, 21)

Святитель Игнатий Брянчанинов Евангелие уку турында менә нәрсә ди:

«Изге Евангелиены укырга дип ачканда шуны истә тот: ул синең мәңгелек язмышыңны билгели. Аның буенча без хөкем ителәбез һәм монда, җирдә аңа нинди мөнәсәбәттә булуга карап, өлеш алырбыз, яки мәңгелек рәхәтлеккә яки мәңгелек казага тарырбыз. Ходай кечкенә бер тузан бөртеге булган кешегә үз иркен ачкан. Ходайның ирке күрсәтелгән бу кнәгә синең кулда. Син үзеңнең теләгеңш карап, Коткаручыбызның иркен кабул итә яки бора аласың. Синең мәңгелек тормышың һәм мәңгелек үлемең синең үз кулыңда: сиңа сак һзм аң булырга кирәк. Үзеңнең язмышың белән уйнама!»

Евангелие Христосның дүрт укучысы тарафыннан төрле вакытта язылган дүрт кнәгәдән тора. Аларның икесе – Матфей белән Иоанн Христос белән Палестинада Ходай Патшалыгына өйрәтүчеләр белән йөриләр һәм Христосның якын укучылары – 12 апостолларның берсе булалар. Алар Христос белән өч ел ярым аерылгысыз булалар. Марк белән Лука Христос укучыларыннан – 70 апостоллардан. Марк – апостол Петрның, Лука апостол Павелның өйрәнүчесе була.

Шулай итеп, Чиркәү электән үк Матфей, Марк, Лука һәм Иоанн язган дүрт Евангелиене  таный. Христос терелеп торганнан соң кешеләргә Ходай Очтомак (Ходай Патшалыгы) бүләк итә дигән изге хәбәр (Евангелие) Христоска ышанучыларга үзенең Улы аша телдән тарала.

Христосның җирдәге тормышын таныклаучылар азая башлагач, Ходайның сүзләрен, кодрәтләрен яза башлыйлар. Беренче Евангелие Христос күккә күтәрелгәннән соң 15 ел узгач языла дип исәпләнә. Соңгы Евангелие Изге Иоанн язуында I гасырның 90 нчы елларында дөнья күрә. Төп Евангелие кнәгәләре грек теленең Койне диалектында язылган була. Бу диалект Рим империясендә аралашу теле булган. Бу вакытта барлык еврейлар да грек телен белгәннәр. Башка халыклар арасында да христиан дине тарала башлагач, Евангелие һәм башка христиан кнәгәләре төрле телләргә күчерелә башлый.

600 нче елда инде Евангелие кнәгәләре латин, сирия, конт, гот, әрмән, грузин, эфиоп һәм башка телләргә күчерелә. 2000 елда Евангелиеләрне 960 телдә укырга була. Шул исәптә, керәшенчәгә күчерелгәне дә бар. XIX гасырның икенче яртысында Казан Духовная академиясе профессоры, миссионер Николай Иванович Ильминский (1822-1891) Василий Тимофеев (керәшеннәрдән беренче священник) белән Изге иман кенәгәләрен керәшенчәгә күчерә башлыйлар. Керәшеннең чиркәү теленә иң беренче күчерелгән кнәгәләр – “Бытие” (1863), “Премудрости сына Сирахова” (1864) һәм “Святое благовествование от Матфея” (1865). Оторы “Четвероевангелие” (1891), “Псалтырь” (1891) һәм “Деяния святых апостолов” (1907).

Күпчелек керәшеннәргә үз телләрендә укуның уңайлыгын исәпләп, Казан Керәшен приходы Параклит монастыре (Греция, 1992) һәм Россия библия обществосы белән берлектә (2001, 2005 елларда) керәшенчәгә күчерелгән Евангелиеләрне кат-кат бастырды.

Безгә, керәшеннәргә, Евангелиены ялкауланмыйча көн саен укырга кирәк. Әле дә үзләрендә Евангелие булмаган кешеләр, ич соңармый бу Бөек кнәгәне булдырсыннар һәм укысыннар иде, алай булмаганда Соңгы сорауда ялкаулыгыбызны, аңсызлыгыбызны һәм сансызлыгыбызны аклау чарасы булмаячак.

Священник Димитрий Сизов

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны “Туганайлар” сайтыннан һәм “ВКонтакте”, “Инстаграм”, “Одноклассники” һәм “Фейсбук” социаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.  Яңалыкларыгызны 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны “Туганайлар” сайтыннан һәм “ВКонтакте”, “Инстаграм”, “Одноклассники” һәм “Фейсбук” социаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Яналыкларыгызны 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: