Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Ничек яшисең, авыл?

Керәшен авылларына сәяхәт: Дүсмәт авылы

Карендәшләребез яшәгән керәшен авылларына онлайн - экскурсия

Мамадыш районы Дүсмәт авылы керәшен иҗтимагый хәрәкәтенә исемнәре белән танылган кешеләрне үстергән авыл. Ул Мамадыш керәшен оешмасы җитәкчесе Степан Спиридонов, "Туганайлар" газетасының баш редакторы Юлия Губина, "Керәшен чибәре - 2006" титулы иясе Алена (Гурьянова) Низамованың туган авылы.

Авыл тарихы шактый бәхәсле. Дүсмәт авылы тарихы турында язып чыккан "Дүсмәтем - туган бишегем" китабында басылып чыккан тарихи фактлар фәнни хезмәтләр белән расланмаган. Шуңа да бу авылның тарихын эзләү, язу бурычы әлегә кадәр хәл ителмәгән мәсьәлә.

Дүсмәт турында беренче тарихи документ - 1680 елларда шушы авылда яшәгән дәүләт крестьяннары турындагы мәгълүматлар язылган язма барлыгы билгеле. Башкорстанда яшәүче туган якны өйрәнүче, шәҗәрәләр төзүче Валерий Зарубин Дүсмәт авылында 1701 елларда яшәгән кешеләрнең тууы турында язмаларын тапты.  Шул заманнан бирле бу авылда керәшеннәр яшәгән. Борынгы чиркәү урынында күптән түгел яңа иман йорты торгыздылар.

Дүсмәт авылында Изге Гурий исемендәге мәктәп булган.  Бу авыл турында 1921 елда Гурий Иванов исемле Казан керәшен педагогика техникумы укучысының сочинениесын монда укый аласыз. 

Бу темага: Дүсмәт авылында Ватсаптан концерт куялар – видео
 

Карендәшләребез! 

Керәшен авылларына онлайн экскурсияләр оештырып алыйк! Үзегезнең авыл күренешен күрсәткән видеоларны безгә юллагыз. Без карендәшләребез яшәгән керәшен авылларын җыйнап, туплап куярбыз. Тарих өчен, бездән соң киләсе буыннарга туган якларыбыз күренешләрен саклап калдырыйк.  

 

Балык Бистәсе Үри Чаллысы авылы күренешләрен моннан карый аласыз

Питрәч районы Керәшен Сәрдәсе авылы

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны “Туганайлар” сайтыннан һәм “ВКонтакте”, “Инстаграм”, “Одноклассники” һәм “Фейсбук” социаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз. Яңалыкларыгызны 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев