Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Ничек яшисең, авыл?

Керәшен авылларына сәяхәт: Керәшен Сәрдәсе

Бездән соң киләсе буыннарга керәшен авыллары күренешләрен саклап калдырыйк 

Питрәч районының керәшен Сәрдәсе авылы гореф-гадәтләргә бай авыл. Анда өч фольклор ансамбль бар һәм аларның икесе "Халык" исемен йөртә. Керәшен Сәрдәсендә "Рождество" , "Кач ману " , "Пасха" , "Корман боткасы" , "Тройсын " , "Покрау" , "Нардуан" кебек җолалары үтә.
"Авылымны ике яктан җиләк-җимешкә бай матур таулар, калкулыклар кочаклап алган. Без һәр елны Җәрми , Алма бакчасы тауларына җиләккә йөрибез, җәен-көзен гөмбә җыябыз. Авылыбыз көннән-көн матурлана, яшеллеккә күмелә", - ди сәрдәлеләр. 

Карендәшләребез! 

Керәшен авылларына онлайн экскурсияләр оештырып алыйк! Үзегезнең авыл күренешен күрсәткән видеоларны безгә юллагыз. Без карендәшләребез яшәгән керәшен авылларын җыйнап, туплап куярбыз. Тарих өчен, бездән соң киләсе буыннарга туган якларыбыз күренешләрен саклап калдырыйк.  

 

Балык Бистәсе Үри Чаллысы авылы күренешләрен моннан карый аласыз

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны “Туганайлар” сайтыннан һәм “ВКонтакте”, “Инстаграм”, “Одноклассники” һәм “Фейсбук” социаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз. Яңалыкларыгызны 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Посмотреть эту публикацию в Instagram

#АвылымГүзәллеге #Питрәчрайоны #КерәшенСәрдәсеавылы 21 нче көн ? Менә инде бүген марафонның калдык көне ... Безнең авыл гореф-гадәтләргә бик бай, авылыбызда өч төркем бар , һәм аларның икесе "Халык" исемен йөртә? Без авылыбызда "Рождество" , "Кач ману " , "Пасха" , "Корман боткасы" , "Тройсын " , "Покрау" , "Нардуан" кебек җолалары үтә ? Һәр кешенең йөрәгенә якын, җанына җиңеллек бирә торган яраткан урыны була. Минем өчен ул − туган авылым. Туган ягын, авылын яратмаган кешеләрне мин күз алдыма да китерә алмыйм. Яшьлекләрендә авылын ташлап чит җирләргә киткән кешеләр дә, туган туфракларын сагынып, аның табигатенә сокланып, җырлар, шигырьләр язалар.Р. Фәйзуллин да "Кайту" шигырендә туган авылын ничек сагынуы турында яза: Рәхәтләнеп аунадым бер туган як кырларында! Кулларымны куеп тордым чишмәнең парларына. Рәхәтләнеп таптап йөрдем бала чак сукмакларын, искә төшереп, гомеремнең татлы төштәй чакларын... ? Мин дә чын күңелемнән туган ягымны яратам, аның гүзәллегенә сокланам. Минем авылымны сөймәслек тә түгел шул: ул, минемчә, бөтен дөньяда бер генә, бары тик бер генә! Авылымны ике яктан җиләк-җимешкә бай матур таулар, калкулыклар кочаклап алган. Без һәр елны Җәрми , Алма бакчасы тауларына җиләккә йөрибез, җәен-көзен гөмбә җыябыз. Талгын җил искәндә, болын өстенең дулкынлануыннан күзең ала алмый торасың. Нинди генә чәчәкләр юк аңда! Әйтерсең табигатьтә булган бар төсне шунда җыйганнар. Искиткеч гүзәллек! Әнә шул болын өстеннән әкрен генә иртәнге кояш күтәрелә. Күтәрелә дә илаһи нурларын, бөтен яктылыгын авылга сибә. Әкияти манзара эчендәге авылым көннән-көн матурлана, яшеллеккә күмелә. @_tatnet_

Публикация от КРЯШ-СЕРДА;ПЕСТРЕЧИНСКИЙ Р-Н. (@kreshen_serdese_official)