Хикәя «Тәвәкәллек» (ахыры)
Бөек Ватан сугышы ветераны, язучы, журналист Александр Малов иҗаты.
Хикәянең БАШЫ.
Һәммә нәрсә үз чираты белән барды, бары тик икенче блокны җибәргәндә кечкенә күңелсезлек килеп чыкты. Бер урында җылы алыштыргычның изоляциясе пычранды. Хикмәт шунда иде — блок, инструкция таләп иткәнчә, 26 атмосферага түгел, бәлки, 6 атмосферага гына прессланган иде. «Иркеннефть» кешеләре монтажчыларның сәләтен артыграк бәяләп, күбрәк ышанганганнар. Насослар аша эш басымы бирелә башлагач, трубопроводның бер ялганмасы чималны тышка чыгара башлады. Дефект тиз бетерелде, ә эзе калды. Бүтән производствода булса, аны искәрмәсләр дә иде, ә монда, һәр нәрсә ялт итеп торган җирдә, кешелеккә кия торган костюмга төшкән тап сыман, әллә кайдан кычкырып тора. «Даагнер Зиро» әфәнделәрен борчымады ул. Әллә инде алар моны күреп сөенделәр, белмәссең — егерме тапкыр фотога төшергәннәрдер.
Бу факт зур бәла түгел. Сынауның дәве алда иде, чөнки әле электрогидраторлар тоташтырылмады, циркуляцияләнүче нефтькә химик реагент бирелмәде. Башкарылган эш, гаять мөһим булса да, асылда башлангыч адым иде. Бары тик мичләр һәм циркуляция насослары гына тикшерелде. Үзе аша 22 мең вольт көчәнешле ток узганда "Кара алтын" ниләр күрсәтер?
Махсус микроавтобуста килеп төшкән чит ил белгечләрен установка территориясенә кертмәделәр. Ябык капка буенда басып торган санаулы минутларда Эдуард Эдурдович каршылыклы уйлар кичерде. Бер мәлгә ул русларны хаксызга исәпләде, аннары килеште. «Алар нишләргә тиешләр соң? Әлбәттә, үз мәнфаәгатьләрен яклыйлар», — диде ул үз-үзенә. Аңа фирмасы өчен оят булып китте. Ул исәп-хисапны өзәр вакыт җиткәч, «Машиноимпорт» кассасының установка территориянең металл капкасы шикелле ябык булуы мөмкинлеген дә күзалдына китерде. Шуннан соң, үзенең тәкәбберлеген җиңеп, «Иркеннефть» җитәкчеләре Колесин, Зубанов һәм Тамадеев янына китте.
— Безгә күзәтүчеләр буларак калырга рөхсәт итегез....
Идарә җитәкчеләре горур табигатьле шеф-инжерның болай ялваруына төп сәбәп алынып бетмәгән ун проценты югалтудан курку икәнен яхшы аңладылар.
— Күзәтегез! – диделәр алар, киң күңеллелек күрсәтеп.
Фирма белгечләре көйләү-җибәрү эшләрендә бөтенләй катнашмадылар, ләкин һәр көнне приборлар күрсәткән нәтиҗәләрне үз журналларына терки бардылар.
— Бер литр нефтьтән су — 0,1 процент, боз — 30 миллиграмм! — Октябрь бәйрәменә каршы төнге лаборатория инженеры Галиуллин шулай дип хәбәр итте.
Бу җиңү иде инде! Галина Ивановна Краматорова ул вакыйганы вахта журналына эре-эре басма хәрефләр белән язып куйды, һәм, сөенеченнән, Галиуллинаны үбеп алды. Аннары ирләрнең кулларын кысып:
— Уңыш белән котлыйм, егетләр! — диде.
Вахтадагылар «Ура!» кычкырдылар. Яңа хәбәрне телефоннан белешкән кешеләрнең дә куанычы эчләренә сыймый иде.
Вакыт соң булуга карамастан, Борис Федорович идарә пультындагыларга тәбрик сүзе белән мөрәҗәгать итте.…
Октябрь тантанасы үтеп китте. Установкада эш җайга төшеп, гадәти эзеннән ага башлады. Тулы нагрузка белән ун көн эшләде. Кинәт көннәрнең берсендә, күңелләрне яшенле давылдай айкап, дәһшәтле хәбәр таралды:
— Авария!
Операторлар Әсхәт Гыйниятуллин һәм Фәйзелбари Сәетгәрәев авария хакында җитәкчеләргә хәбәр итәргә ашыктылар. Тиз арада слесарьлар белән бергә механик Солтанов килеп җитте. Саклык чараларын күреп, сафтан чыккан задвижканы алыштырырга булдылар. Янгын сүндерү машиналары килде. Ремонтчылар таләбе буенча, аккан нефтьне суыртып җыю агрегаты һәм автокран китерелде.
Флянцларны бик тиз бордылар, задвижканы трослар белән эләктерделәр һәм, кранчы лебедканы эшләтә башлады. Әмма задвижка кыймылдамады да. Ике машина белән тарттыра башлагач кына ул өскәрәк күчте. Ачык трубадан исә «кое»га нефть ургып ага башлады. Бу күренеш, гомумән алганда, табигый. Тере организмның артериясен кан чыгармый кисеп булмаган кебек, «нефть артериясе»н дә «җир мае»н агыйзмый гына рәтләп булмый. Ләкин аркылысы ярты метрлы трубадан нефтьнең ярсып-ташып агуы һич тә гадәти түгел иде.
Владимир Мәрдәнов моторларны сүндерергә әмер бирде.
Борис Бегов, Павел Смирнов, Николай Васильев, штурвалга чытырдап ябышкан хәлдә, тирләп-пешеп задвижканы япканчы сәгатькә якын вакыт узды. Шул арада зур басым астында резервуарлардан йөзләрчә тонна сыекча акты. Аның янгын куркынычы турында сөйләп тә торасы юк.
Нефть «кое» дан ташып чыгып, контроль пропуск будкасына таба акты һәм, пропуск сорап тормый гына, капка аръягына җәелде. Товар паркындагы авария турында Колесин ярты сәгатьтән соң белде. «Шул гына җитми иде, — дип уйлап барды ул юлда, нык әрнеп, үртәлеп. – Чит ил белгечләре белсәләр, үзләренең «хаклыклары»н исбатлау өчен дәлил итәчәкләр.
Карабаш борылышында күргәне исә аның чәчләрен үрә торгызды. Ак кар өстенә биниһая зур тап булып нефть җәелгән иде. Бу тап минут саен зурая бара. Шоссе юл буена килеп җитә калса, теләсә кайсы узгынчы очкыныннан янгын күтәрелер. Ул чагында ялкын товар паркына таба үрмәләячәк.…
Балчык өемнәре белән нефть юлын кисүне оештыргач, Виктор Михайлович товар паркына ашыкты. Авариянен сәбәбе ачык иде: задвижка, трубаларның үзәкләре туры килмәгән, агым басымы нәтиҗәсендә шартлаган. Суыкның катнашы юк монда. Тик «Даагнер Зиро» кешеләренә сәбәпнең асылы кирәкмени?! Алар хәзер кагыйдәдән читкә китүләрне, бозуларны мөмкин кадәр күбрәк теркәргә тырышалар һәм, ул мәгълүматларын «Машиноимпорт»ның Бөтенсоюз берләшмәсенә җиткереп, үз файдаларына күзәтмәк булалар. Авариянең аркасында агып җәелгән нефть «күле»н фотога төшәрәчәкләр инде алар.
Әгәр установка, ахыр чиктә, контракта күрсәтелгән сыйфаттагы продукцияне бирмәсә, Лютер әфәнде, фирмасының абруен сакларга тырышып, Көнбатыш матбугатында шау-шу куптарырга да тартынмый. Шул чагында аның мондагы белгечләр төшереп алган фотосүрәте дә эшкә җигелер.…
Моңа юл куярга ярамый, юк ярамый! «Бичарадан ни чара» дип торыр чак түгел. Виктор Михайлович гражданнар оборона штабы начальнигы Борис Петрович Семечкинга шалтыратты. Егерме өч сәгатьтә авария-техник коткару отрядларының командирларын җыярга дип килештеләр. Запастагы подполковник Борис Петрович эшне тиз тотты.
Виктор Михайлович шат һәм горур иде бу минутларда. Бөтен коллективның һәм җәмәгать оешмаларының иң кискен көннәрдә бер җан, бер тән булып берләшә алуына шатланды һәм горурланды ул. «Ике йөз туксан кеше килгән. Кирәге калса, меңнәр киләчәк!» – дип сөенде. «Күрегез совет кешеләрен!». Шулай дип кычкырасы килде аның.
Отрядлар бердәм ябырылып, эшкә керештеләр. Ул көнне «Даагнер Зиро» белгечләрен алырга автобус килмәде, «техник тикшерү»гә калган иде. Чит ил әфәнделәренә бу көнге хезмәт хакы өчен борчылмаска киңәш бирелде. Хакы тулысынча түләнәчәк.…
Шулай да Карабаш установкасындагы авария хәбәре аларга да барып иреште. Иртәгесен алар бик ашкынып килеп җиттеләр, әмма территориядә күңелгә шик салырлык бернәрсә абайламадылар. Бары установка белән товар паркы арасындагы мәйданда гына кар тапталган һәм анда ком, чуерташ һәм балчык түшәлгән булып чыкты. Һәрхәлдә, әфәнделәрнең фотообъектларына «җим» юк иде. Чит ил белгечләре, җилкәләрен биетеп:
— Табышмак бу. Сәер. Искиткеч, — диюдән башканы әйтә алмадылар.
Алгарак узып булса да әйтик, борчулы кыш үтеп, җәй җиткәч, Татарстанның «Кара алтын» төбәгенә, гражданнар оборонасының торышын тикшерү өчен, илебезнең Гражданнар оборона начальнигы Советлар Союзы Маршалы Василий Иванович Чуйков килде. Ул «Иркеннефть» промыселлар идарәсе объектларының һәм кешеләренең гражданнар оборонасына әзерлекләре бик әйбәт булуын күрде. Виктор Михайлович Колесинга «СССР гражданннар оборонасы отличнигы» значогын тапшырганда, маршал:
— Служба исеменнән сезгә рәхмәт белдерәм! – диде һәм Колесиннын кулын кысты.
Хәрби хезмәттә узган елларын хәтерләгән Виктор Михайлович дулкынланып җавап кайтарды:
— Советлар Союзына хезмәт итәм!
Установкаларның туңып сафтан чыгу куркынычы артта калды һәм иркенлеләр шеф-инженердан башка да эшли алуларын кире каккысыз итеп расладылар. Эдуард Розенкранц, барысын кат-кат үлчәп карагач, Колесин янына килде һәм установканы «ходка» җибәрүдә катнашырга карар кылганлыкларын әйтте. Әгәр безнекеләр ризалашсалар, шат буласын белдерде. «Иркеннефть» кешеләре ризалык бирделәр.
Барлык кичерешләр узгач, дәүләт комиссиясе актына кул куелгач (фирмага карата бер дәгъва да булмау Розенкранцка канат үстерә иде!), Эдуард Эдурдович безнекеләрне сыйларга бер әрҗә шәраб китертте. Аны авыз итеп куйгач, ул чын күңелдән болай диде:
— Рәхмәт сезгә! Әйбәт эшләдегез! — Аннары йөрәк түрендәгесен яшерә алмыйча дәвам итте. — Безнең Австриядә фәкать мондый бер генә установка бар. Әмма миңа анда тагын бер установканы «ходка» җибәрергә туры килсә, бу эшкә мин бары сезне генә чакырыр идем!…
Габдрахман нефть мәйданындагы Карабаш установкасы алтынчы ел инде «кара алтын»нан суны һәм тозларны, шулай ук, җиңел фракцияләрне аера. Эшче персонал, технологияне оста кулланып, беренче елны ук проект куәтендә каралганнан тыш продукция алырга иреште.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев