Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Литературные произведения

Хикәя «Тәвәкәллек» (башы)

Бөек Ватан сугышы ветераны, язучы, журналист Александр Малов иҗаты.

«Кирәк тирәкне ега», дигәннәр. «Иркеннефть» идарәсе дә, «Машиноимпорт» Бөтенсоюз берләшмәсе аша, Австриянең «Даагнер Зиро» формасындагы ике заводны сатып алырга тиеш булды. Бездә, аларны тыйнак кына итеп, «установка» дип атадылар. 

Катлам сулары белән бергә, «җир мае»на тозлар да эләгә. Шул рәвешле, «Кара-алтын»ның сыйфаты түбәнәя. Бу нефтьнең экспортка да китүен искә алсак, хәлнең тагын да четереклерәк булуын аңлау читен түгел. 

Контракта каралган шартлар буенча, фирма җиһазларның техник характеристикасын гарантияли һәм, моны тәэмин итү өчен, монтажлау, җиһазларны эшләтеп карауга җитәкчелекне үз өстенә алды. Моның өчен «Иркеннефть» промыселлары идарәсенә үзенең белгечләрен –  аларча әйткәндә, шеф-инженерлар җибәрде.

Җиһазларның соңгы партиясе алынганнан соң, фирма утыз ай дәвамында җиһазларнын югары сыйфатлы булуын гарантияли иде. Гадирәк әйтсәң, болай дигән сүз: яхшы товар алырга ниятләсәң булсаң, монтажлау эшен тиз тот, фирма хезмәткәрләренә установканын эшләү сәләтен исбатлар өчен, ким дигәндә, өч ай вакыт калырлык булсын.

Сентябрь урталарында Колесин Әлмәттә «Татнефть» берләшмәсенең баш инженеры Грайдов яныннан кайтып килә иде. Тирә-юньдәге көз сулышын әле генә тойгандай, ул авыр сулап куйды. Көзге җиз-сары буяулар, әбиләр чуагында очкан челтәр–пәрәвез, шаулап яфрак коелуы – һәммәсе тиздән җитәчәк кышның хәбәрче-чапкыннары. Ә установканы язын, әйтик, май аенда җибәрү ничек яхшы булыр иде дә бит, нихәл итәсең?! Яңадан төзәтеп ясаулар аркасында монтажлау күпмегә сузылды, хәзер инде менә шеф әфәнделәр «ходка» җибәрүне сузалар. Һава җибәргечләргә краннар ясарга кирәк, «отстой»никларның капкачларын җылылык изоляцияләгеч белән тәэмин итү зарур.... Болар проектта каралмаган, әмма шеф әфәнделәрнен җавабы бер: «Сездә кырык градуска җиткән суыклар була. Безнең фирма, моны белән торып, андый тәвәккәллек эшли алмый».

Баштарак чит ил белгечләренең үз эшләренә искиткеч төгәллек белән караулары һәркемгә ошый иде. Ләкин төгәллеккә һәм пөхтәлеккә мәхәббәт мәгънәсез педантизмга әйләнә башлагач, бу хәл ачу китергечкә әверелде. Көннәр, атналар үтә тора, ә промыселләр идарәсе җитәкчеселәренен эшне ашыктыру турындагы таләпләрен мөлаем гына кире кага торалар.

«Установканы эшләтеп карау, җитештерүчәнлекне, товарлыклы нефтьтә су һәм тозлар юклыгын исбатлау, — дип язылган контрактта, — «Даагнер Зиро» фирмасы белгечләре җитәкчелегендә үткәреләчәк». Шуңа таянып булса кирәк, фирма белгечләре установканы язга кадәр консервацияләргә исәплиләр. Сентябрь азагы җиткәч, әйтәчәкләр: «Установканы режимга куяр өчен 72 көн кирәк. Ә суыклар җитәргә ике айдан кимрәк вакыт калды». Эшләтеп карауны көннәр ныклап җылытканчы, кичектермичә, тәкъдим итәчәкләр.

— Ю- ук! –  диде Виктор Михайлович үз- үзенә, — Болай барып чыкмый, әфәнделәр. Димәк, установканы эшләтеп җибәрү мәсьәләсен шушы атнада хәл кылырга кирәк. Иртәгә үк!

Киңәшмәдә шеф инженерны установканы тизрәк эшләтеп җибәрүгә күндерә алмадылар. Розенкранц, ниһаять, «отстой»никларнын люкларын җылыту чарасын күрүгә кереште. Виктор Михайлович аңа текәлеп:

— Ышаныгыз, Розенкранц әфәнде, ул кирәкмәгән эш. Безнең илдә люкларны беркайда да җылытмыйлар, томаламыйлар. Әйдәгез, шулай гына килешеник, — диде.

Эдуард Розенкранц мөгезен җиргә терәгән үҗәт үгездәй иде.

— Теләктәшлегем бик зур булса да, килешә алмыйм, һерр Колесин, — диде ул, сабыр гына.

— Безнең фирма моңа бара алмый. Проект заданиесендә кырык градуска кадәр суыклар булу мөмкинлеге күздә тотылмаган..…

Идарәнең баш инженеры Борис Федорович Зубанов Колесинга үз карашын сөйләде.
— Розенкранц ризалашмаячак, — диде ул, кырт кисеп. Чөнки шеф-инженернын холык-фигыльен шактый нечкәләп өйрәнергә өлгергән иде инде ул. — Аның минус температурада җийазны эшләтеп җибәрү тәҗрибәсе бөтенләй юк. Тиешле срокта режимга чыгара алмавыннан курка, әйтик, мичләрнең куәте җитмәде, ди.... Ә бит контрактта техник мәгълүматлар тиешенчә булмаса, безнең бәяне киметүне таләп итүебез ихтималы да каралган. Ун процент исә безнең кулда әле.…

Бераз тын утырдылар. Аннары Виктор Михайлович Зубановны икенче төрле үгетли башлады:
— Дусларча сөйләшеп кара әле син аның белән, Борис Федорович, Джентльменнарча сүз бир, установканы эшләтеп карау уңышсыз булса да, сезне чишендермәбез, дигән. Бәлки килешер!

Борис Федорович начальнигына сәерсенебрәк карады:
— Килешер дисеңме? Капиталистик? Хосусый милекчесе? Булмас нәрсә белән баш катырасы да юк. Үзенең җылы урыны белән, фирманың мал-мөлкәте белән санашмыйча килешәмме соң? Һич юк! Бер домкрат аркасында ни булганын гына хәтерлә. Тау-тау җиһазлар арасыннан ярты ел эзләсә эзләде, ялгыш кайткан домкратны безнең хисаптан кире Австриягә җибәрде ләбаса! Фирма рөхсәтеннән башка безнең белән килешмәячәк ул.…

Шул көнне кичен үк Австриядәге «Даагнер Зиро » фирмасының генеральный директорына халыкара телеграмма суктылар.

Фирма башлыгы белән сөйләшүләрне рәсми сөйләшү белән иптәшләрчә чәй эчү арасындарак уздырасы иттеләр. «Даагнер Зиро» фирмасы директоры Ульрих Лютер әфәндене шәһәр читендәге кечкенә гостиницага кичке ашка чакырдылар. Директор монтажлау мәйданындагы эшләр белән ике көн буена танышырга өлгергән иде инде.

Кунакны бүлмәгә җыелган кешеләр белән таныштырганнан соң, мәҗлес башлыгы буларак, Виктор Михайлович һәммәсен өстәл янына чакырды. Ә «Татнефть» берләшмәсенең баш инженеры Валерий Исакович, алдан килешенгәнчә, хөрмәтле кунак хакына беренче тостны тәкъдим итте, аның фирмасының эше уң булуын теләде һәм директор әфәнденен килүе фирма белән «Иркеннефть» промыселләр идарәсе арасындагы үзара мөнәсәбәтләрнең тагын да яхшыруына китерер, дигән ышаныч әйтте.

Лютер әфәнде моның белән килеште һәм рюмканы күтәреп, иренен чылатып куйды. Аның сак кыланышыннан ук иптәшләрчә сөйләшүнең бик үк барып чыкмасын абайлап алсалар да, эш турында сүз башланды. Тик, халык әйтмешли, сәүдәдә дуслык юк, сәламдә – бурыч. Монда да шуның шикеллерәк килеп чыкты. Лютер әфәнде безнекеләрнең хәлен бик аңлаган төсле сөйләсә дә, азактан: «Әфәнделәр, сез бит установканы җибәрүгә әзер түгелсез».

Безнең иптәшләрнең үз фикерләрен кыю дәлилләүләре фирма директорын гаҗәпләндерде, хәтта ачуын да чыгарды, чөнки ул үзләрендә башлыкның «әйттем, бетте!» дип эш итүенә күнеккән. Шуңадыр, сөмсере коелып: «Сез мине кем дип беләсез, әфәнделәр! — дип рәнҗи башлады.

Барысы да көн кебек ачык иде: директор әфәнде үз белгечләренә установканы кышка каршы эшләтеп җибәрергә рөхсәт итмәячәк. Шуннан соң, Грайдов бик нәзакәтле, әмма салкын гына:
— Нихәл итмәк кирәк, директор әфәнде. Теләмисез икән, без «ходка» җибәрербез, — дип җавап бирде.
Шеф директор тиз-тиз кисәтеп калырга ашыкты.
— Бөтен җаваплылык сезнең өстә булачак.
— Әлбәттә, директор әфәнде.
— Шуны истә тотуыгызны үтенәм, без установканы эшләтеп җибәрүгә катнашмаячакбыз.
— Сезнең ярдәмнең башка да ерып чыгарбыз.

Фирма башлыгының миссиясе тәмамланды. Ульрих Лютер әфәнде иртәгесен өенә китте. Ул бик гарьләнгән иде һәм Бөгелмә аэропортында саубуллашканда, мондый вәгъдә бирде:

— Сезгә кинокамера җибәрермен. Хуҗаларның акылсыз эш хәрәкәтләре нәтиҗәсендә завод җимерекләр, хәрабәләр өеменә әйләнгәч, минем бүләгемнән дә файдаланырсыз.

Розенкранц әфәнде моны бик теләп эшләячәген әйтеп, биленә кадәр бөгелеп, баш иде.

Ә аэропорттан кайткач, үзенең язу машинасында өч экземпляр итеп хат язды. Ул үзенең хатында безнең белгечләрнең установканы эшләтеп җибәрү өчен билгеләгән срокларын нигезсез дип күрсәтте һәм ихтимал булган күңелсезлекләр өчен үзләренең җавап бирмәячәкләрен әйтте, дефектларны бетерү чыгымын «Даагнер Зиро»ның үз өстенә алмавын белдерде. Хатның бер экземплярын «Мәскәү, Неглинная, «Машиноимпорт»ның Бөтенсоюз берләшмәсенә», икенчесен «ТАССР, «Иркеннефть» НПУсына» дип адреслады. Өченче экземплярын исә, немецларга хас пөхтәлек белән, үзенең эш кәгазьләре папкасын теркәп куйды.

-О-о-о!  – диде ул, бу досьеның бик кирәк булуы бар әле!

Дәвамы бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев