Хикәя «Тәвәкәллек» (дәвамы)
Бөек Ватан сугышы ветераны, язучы, журналист Александр Малов иҗаты.
Хикәянең БАШЫ
Фирма директоры киткәч, «Иркеннефть» идарәсе парткомының киңәйтелгән утырышы булды. Аны секретарь Әнвәр Мусин ачты. Виктор Михайлович Колесин җитди борчылу белдерде.
— Фирма белән төзелгән контрактка идарә дә, берләшмә дә кул куймаган бит, — диде ул. — Димәк, алар килешү шартларын боза алмыйлар. Лютер әфәнде, «Машиноимпорт»та сөйләшеп, безнекеләрне консервациягә күндермәгәе.…
Валерий Исакович аның сүзен куәтләде:
— Виктор Михайлович хаклы. Аңлатып хат язарга кирәк. Ни өчен консервацияләүгә бара алмавыбызны дәлилләргә. Һәр пуктны аерым нигезләп, бүген үк язарга кирәк. Мин кул куярмын.
Ул дәлилләр, башлыча, түбәндәгеләргә кайтып кала иде: нефтьнең сулану масштабы арта.
Казан органик синтез заводында дүртенче кварталда яңа производство эшли башлый. Стабилизация продукты кирәк. Установка куәтенә исәпләп, план да бирелде. Әзер установканы консервацияләү алтын йомырка салучы тавыкны сую белән бер булыр иде. Кыш буена ул өч миллион тонна нефть бирәчәк.
Установканы эшләтеп җибәрмәсәң, мөгаен, кышын аңа суык зыян китерер. Чигенү юллары киселгән. Котылу чарасы – кыю алга бару. Фирма белгечләреннән башка эшләтеп җибәрергә әзербез, бөтен җаваплылыкны үз өстебезгә алабыз. Промышленность – производство персоналы тупланды. Мөстәкыйль рәвештә эшләтеп җибәрү өчен тәҗрибәле белгечләр генә җитми җитүен, шефларга ышанган идек бит. Алар установканы җибәрүгә катнашудан баш тарткач, безгә ярдәмгә тәҗрибәле инструкторлар группасы җибәрүне үтенәбез.
Октябрь керде.
Мәскәүдән Галина Ивановна Краматорова җитәкчелегендә «Оргнефтезавод» белгечләре группасы килде. Ул иптәшләр дә, «Иркеннефть» кешеләре дә установканы эшләтеп караган көнне дулкынлануларын яшенә алмадылар. Объектның баш кураторы Борис Зубанов аерата дулкынланды.
Менә беренче блокның җылыткыч мичен кабызырга команда бирелде. Краматорова командасын Борис Зубанов белән Константин Тамадеев та кабатладылар.
— Я, Фая, – диде Травцов үзенең шәкерте Валиевага, — кабыз!
Ялкын телләре биеште, ут көчәйгәннән-көчәя барды, мич үкереп яна башлады һәм көмеш төсенә буялган морҗа өстендә сизелер-сизелмәс рәшә тетрәнде.
Травцов, мич режимын күзәтеп торды да:
— Молодец, Фая, булдырдын! Шулай дәвам ит, – диде.
Кыз үзенә төшкән зур җаваплылык хисеннән айнырга да өлгермәде, каяндыр фирманың мичләр белгече Питер Минш килеп чыкты һәм кулларын селки- селки кычкыра башлады.
— Останови-ить! Я услешен! Капут!
Аның бүтәннәргә мөрәҗәгать итеп тә тормыйча турыдан-туры операторга ярсынып кычкыруыннан ниндидер җитди хәл килеп аңлашыла иде. Ләкин нәрсә булган, аңлар хәл юк. Вәлиева аның сүзенә карап мичне сүндерә алмый иде, ул Травцовны чакырды.
Рус һәм немец сүзләрен бергә бутап, Питер мич «змеевик»ларындагы су тамчыларын күрсәтте.
— Вассер, капут, пиечка, вода!
— Кайда капут күрәсез? Металл тирли. Конденсиерен, аңладыгызмы? Беләсезме, камрад, аяк астында буталмагыз әле, — диде Травцов, ачуы кузгалып.
Агрегатларның режимын һәм нагрузкасын үзгәртә торып, берничә тәүлек тоташтан установкага «обкатка» ясадылар. Бу көннәрдә Константин Тамадеев, технолог Әгъләм Сәлимов, өлкән инженер Анатолий Богомаз, механиклар Рәшит Дәүләтхуҗин, Михаил Травцов һәм Владимир Большагин, вахта автобусында өйләренә ярты сәгатьтә кайтып җитәрлек булса да, установкадан китмичә яшәделәр. «Ходка» җибәрелә торган химик производствода дежур тору – бала табучы ана янында булу белән бер. Монда төзәтеп булмаслык хәлнең минут эчендә килеп чыгуы бар.…
Системага нефть кабул итү шимбә көнгә билгеләнде. Җылы алыштыргычлар мәйданчыгының тулы әзерлек турында хәбәр иттеләр. Борис Федорович дистәләгән җиргә шалтыратты.
Борис Федорович товар паркы белән элемтәгә керде һәм андагы начальник Владимир Мәрдәновка дустанә эндәште:
— Көткән минут килеп җитте, Володя, Тарихи задвижканы ач. Хәерле сәгатьтә!
Хәзерлек чорында Борис Федорович Зубанов катгый кисәтеп куйган иде. Бу задвижканы аның рөхсәтеннән башка бернинди шартта да (хәтта министр Валентин Дмитриевич Шашин үзе таләп итсә дә) ачмаска.
Мәрдәнов, зарыгып көткән минут җитүенә куанып, җавап бирде:
— Есть! Чимал бирергә!
Ул, цехның комсомол бюросы секретаре Пётр Давыдов белән бергә, приказны үтәргә юнәлде.
Идарә пультындагылар нефтьнең тозсызландыру схемасы буенча узып җылы алыштыргычлар, «отстойник»лар аша үтүен, аралыктагы насосларга, дегидраторларга җитүен хәбәр иттеләр. Хәзер ул термохимик мичкә керәчәк. Хезмәт күрсәтүче персонал биткә плексиглас маскаларын кия. Иңгә тагылган противогазның да һәр секундта кирәк булуы мөмкин.
Көтәләр. Ни булып бетәр? Нервлар соң чиккә җитеп киерелгән. Прибор уклары ярсынып сикеренмәсме, авария сигнализациясенең кыңгыравы чыңлый башламасмы? Вакыт дигәнең ничаклы озак үтә. Бер минут, ике, өч.…
Сәгать кичке сигезенче киткәч, мичтә җылынган нефтьнең, бөтен инстанцияләрне үзып, җылы алыштыргычлар мәйданчыгына әйләнеп кайтканлыгын хәбәр иттеләр. Шулай итеп, «әйләнә» йомылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев