Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәтер-хатирә

Валентина Тупаева истәлеге

Берничә ел элек арабыздан киткән Валентина Тупаева 18 ел элек әзерләгән бу язма – редакция архивыннан.

– Яшь чакта авырлыкларда үсеп тә, күңелебез җыру белән юана иде, — дип искә ала Сандруч түти, узганнары хакында сөйләгәндә. 

Аның тулы исеме Александра. «Балачагыбыз авыр булды», — дип һич тә арттырып әйтүе түгел. Гаиләдә алар сигез бала булганнар. Аның әнисе Пелагея үзенең бер баласын ияртеп, хатыны үлеп киткән дүрт балалы Михаилга килә. Сандруч — әнә шул яңа гаиләдә туган бала. Сугыш чоры буыны кичергән барлык мотаҗлык, кыенлыклар бу гаиләне дә читләтеп узмый. 

Унтугыз яшендә Сандруч хәзер инде юкка чыккан Мураш авылы егет Иван Пещеровка кияүгә чыга. Дүрт ул үстереп, Тәтемәл авылында 46 ел бергә гомер кичерәләр. Ире турында Александра түти зур хөрмәт белән сөйли: «Гомеремнең үткәненә бер дә үкенмим, үземне мин бик тә бәхетле хатынга саныйм. Иванның миңа авыр сүз әйткәне булмады. Алтын куллы ирем мине яратып, хөрмәт итеп яши».

30 ел почтальон булып эшләп, пенсиягә чыккан Сандруч түти — җыруга бик оста кеше. Ни генә эшләсә дә, һәрвакыт җырлый ул:

Сөлгеләрем, сөлгеләрем,
Сөлгеләрем су буйлый.
Сөлгеләрем сулар буйлый,
Күңелләрем сезне уйлый.

Әнә шул рәвешле, Валентина Владимировна Түбән Кама районының Тәтемәл авылы керәшене Сандруч түти турында бар күңел җылысын биреп язган. 

Александра Пещерованың керәшен киеменнән төшкән фотосы да, шулай ук, Тройсынга чыккан Тәтемәл керәшеннәренең авыл урамыннан җырлый-җырлый барулары да безне үткәннәргә алып кайта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев