Әлеге фотоны безгә Казанда яшәүче Нина Егорова җибәрде.
Фото 1965 елда, Балык Бистәсенең Керәшен Казысы авылында төшерелгән. Нина үзе уртада, ике якта түтиләре. Әлеге фотога карап Нина Егорова шигырь юллары да язган:
Балачакка кайтып килдем әле,
Ялан тәпи йөргән авылыма.
Әни теккән ыштан-күлмәк,
Әни теккән әкәй-калфак башымда.
Туган якка кайтып килдем әле,
Иң бәхетле балачагыма.
Әнием дә исән кебек,
Әтием дә гүя янымда....
Нет комментариев