Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәтер-хатирә

Күренекле карендәшебез, атказанган укытучы Надежда Кондратьева истәлегенә

Карабаян авылы (хәзерге Теләче районы) кызы Надежда Никитична — РСФСР мәктәбенең атказанган укытучысы, үз укыту методикасын төзегән педагог.

Педагогия техникумын тәмамлагач, башта башлангыч класс укучыларына белем бирә, аннан балаларга рус теле укыта ул. 

Җәмәгать эшлеклесе, мәктәп партия оешмасы җитәкчесе булган Надежда Кондратьева «Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале; «Халык мәгарифе отличнигы» билгесе, бик күп грамоталар белән бүләкләнә. 

Аның мәкаләләре — «Совет мәктәбе», «Милли мәктәптә рус теле» журналларында басыла. Карендәшебезнең шигырьләре төрле газета-журналларда чыга. Шуларның берничәсен "Туганайлар«да бирергә булдык.

Яшь укытучыга
Һәр көн көтәр сине мәктәп, —
Белем сорый нәни дусларың.
Иптәшләрең сөеп каршы алыр,
Сузып сиңа ярдәм кулларын.

Күпме күзләр сынар класста,
Мөлаемлык көтәр яшь йөзләр.
Синең өчен үткен корал булыр
Йөрәгеңнән чыккан саф сүзләр.

Чәчә белсәң белем орлыкларын,
Гөрләп үсәр анда яшь гөлләр,
Юл юк җиргә яңа эзләр сал син,
Истәлеккә калсын бу көннәр.

Язгы каен
Сирәкләнгән моңлы каенның
Бөдрәләнгән куе чәчләре.
Ул котыла кышкы салкыннан,
Шатлыгыннан тама яшьләре.

Язгы нурлар аны яратып
Ямь-яшел шәлгә төрер.
Күз яшен сөртергә дип,
Жилләр кулъяулык бирер.

Ай күзләр аны төннәрен,
Йолдызлар аны сөяр.
Янына баскан гашыйклар:
«Син — шаһит безгә», — дияр.

Таң
Таңны кара, никадәрле
Төсләр җыйган үзенә.
Әкияттәге матурлыкны
Бирә ул Җир йөзенә.

Ут төсендәге ефәген
Салган шадра суларга.
Алсу, зәңгәр шәлен биргән
Урман, болын, кырларга.

Ул болытка кушкан, әнә,
Челтәр-чаршау капларга,
Жәйге кояш кызуыннан
Игеннәрне сакларга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев