Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәтер-хатирә

Янсуар мәктәбе тарихы

Питрәч районының Янсуар авылында 1884 елда Казан сәүдәгәре П.В.Щетинкин агач чиркәү төзи һәм хатын-кызлар мәктәбе ача. Бу чиркәү бик күп еллар үзенең вазифасын башкара. Ә соңрак, чиркәү бетерелә һәм мәктәп булып эшли башлый.

1895 елда авылда хуҗалыклар саны 147 гә җиткән, анда 464 ир һәм 493 хатын-кыз яши. Мәктәп ачыла, бу укый-яза белгәнлекне җәелдерергә ярдәм итә. Ирләр мәктәбенең элеккеге укучылары Павел Алексеев, Николай Дадуков, Антон Алексеев. Николай Дадуков беренче мәктәп директоры. Павел Алексеев-1873 елда, Антон Алексеев 1888 елда үзләре укытучылар булып эшли башлыйлар.

1940 елдан Янсуар мәктәбе урта мәктәп булып санала башлый. Ул вакытта мәктәп директоры булып Иванова Евдокия Сергеевна эшли. Беренче комсомоллар: Петр Иванович Чумаров, Василий Дмитриевич Константинов, Екатерина Ивановна Гуманова, Марфа Сергеевна Зимурова, Мария Михайловна Никитина, Егорова Анастасия Павловна Егорова.

1987 елның 3 январендә мәктәптә янгын чыгып, мәктәп бинасы янып бетә. Янсуар урта мәктәбенең 1987 елының 9 февраленнән директор булып Шаров Николай Николаевич эшли башлый.

1991 елда авылда 162 укучыга исәпләнгән 2 этажлы зур мәктәп төзелә.

2007 елның 27 июленнән мәктәп директоры булып Вараксин Олег Николаевич эшли башлый.

Янсуар мәктәбе балалар оешмасы газетасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев