Бу фотода элекке Корноухово районының (хәзерге Балык Бистәсе районы) Надежда поселогы керәшене Илья Никифорович Грошевны (1877 елгы) һәм аның кызларын, оныкларын күрәсез.
Фотода (сулда): күлмәге өстеннән кара алъяпкыч япканы — Илья картның өченче кызы Анна, ә ак алъяпкычлысы — төпчеге Анастасия. Фотодагы ике кечкенә кызның берсе — Аннаның кызы Елена, ә күлмәге өстеннән ак алъяпкыч бәйләгәне — ире Василийның сеңелесе Машукның кызы Нина.
Казанның Нагорный поселогында яшәүче Ивановларның гаилә альбомында саклана торган бу фото үткән гасырның илленче елларында төшерелгән.
Нет комментариев