Ел дәвамында авыл халкы территорияләрне тәртипкә кертү буенча эшне туктамый
Кайберләре узган атнада коймалар буярга чыкты, берәүләре чүпләрне җыйды. Актив рәвештә тырышып эшләделәр. Сәвәләйлеләр һәм дүртмунчалылар, андагы мәдәният йорты хезмәткәрләре тегермәнне, коены, барлык матурлык тудыручы әйберләрне буяп, тәртипкә китерделәр.

Сезон буе газоннарга,чәчәклекләргә су сибү һәм аларны карау, клуб территориясендә үлән чаптыру эшләрен дә алып баралар.

“Чисталыкны саклауга һәркем өлеш кертсен иде, табигатьне пычратмыйк”, - диләр алар.
Нет комментариев