Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Зәйдә тыл ветеранын 100 яшьлек юбилее белән котладылар

Иске Зәйдә гомер итүче тыл ветераны Фекла Большакова 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Фекла Георгиевнаны юбилее белән район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин өенә килеп котлап, Россия Президенты, ТР Рәисенең тәбрикләү хатларын, район башлыгы Разиф Кәримов исеменнән бүләк тапшырды.

Фекла Георгиевна Югары Баграж авылында туган, балачагы һәм яшьлеге Никкүчтем авылында узган, ул — гаиләдәге ун баланың иң олысы. 1941 елның җәендә Феклага 18 яшь тула, ә 20 сентябрьдә әтисе Георгий Викторовичны сугышка алалар. Фекла гомере буе әтисенең өч яшьлек сеңлесе Лиданы җилкәсенә утырып авыл әйләнүләрен хәтерендә саклый. Яшьли әтисез калган Феклага шактый сынаулар узарга туры килә. Сугыш вакытында кыз Урта Баграж авылында МТСта тракторда җир сөрә, чәчү чәчә, урман кисә. Сугыштан соң Никкүчтем авылында сарыклар карый, Зәйгә күченеп килгәч, 20 ел «Заветы Ильича» совхозында сыер савучы булып эшләп лаеклы ялга чыга.

Фекла әбине юбилее белән котларга автоклуб хезмәткәре Сирена Хөснетдинова, туганнары, якыннары, күршеләре җыелды.

«Алар белән үткән тормышларны искә алып, озак яшәү серләре турында җылы итеп сөйләшеп утырдык», — ди Сирена Хөснетдинова.

Новости Заинска

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев