Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Зәйдә Алма спасы бәйрәме узды

17 августта Зәй районының Александр Бистәсе авылында Алма спасы бәйрәме оештырылды.

Бәйрәмдә авыл чиркәвендә изгеләндерелгән алмалар белән кунакларны сыйладылар. Чарада районның «Монро», «Сөмбел», «Рябинушка», «Ивушка», «Җиләк», «Каприз», «Слободушка», «Импульс» фольклор вокаль һәм хореографик ансамбльләр чыгыш ясады. Аерым мәйданчыкта балалар өчен уеннар һәм конкурслар уздырылды, сәүдә рәтләре эшләде, дип хәбәр итә «Зәй офыклары» сайты. 

 

Бәйрәмгә килүчеләрне район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин котлап, авыл җирлекләре башлыклары һәм авыл мәдәният йортлары бергәләп эшләгәндә, эшнең нәтиҗәсе дә күркәм булуын искәртеп узган. 

 

Бәйрәмдә традицион «Авыл хатын-кызы» конкурсы да узды. Катнашучылар үзләре турында сөйләп, «XX гасыр модасы» дефилесында катнаштып,  вокаль сәләтләрен күрсәттеләр.

 

«Авыл хатын-кызы-2024» конкурсы җиңүчесе – Елена Мальцева. Шулай ук, Ирина Буяшова, Илсөяр Хәлиуллина, Светлана Степанова төрле номинацияләрдә җиңү яуладылар.

Фотолар район мәдәният йортыннан. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев