Хәбәрләр

Зәй кызы Анастасия Утяганова — призер

Зәй районының Сарсаз-Баграж авылы кызы Анастасия Утягонова ярышларда кабат призлы урын яулаган.

Бу көннәрдә Мурманск шәһәрендә чаңгы узышлары буенча «89-й Праздник Севера» дип исемләнгән Бөтенроссия ярышлары үтте. Бу хакта Зәй офыклары хәбәр итә. 

Анда Татарстанның җыелма командасы составында чыгыш ясаучы Зәй кызы Анастасия Утяганова 5 километр дистанциядә өченче урын алды, бронза призер булды. 

Фото: Зәй офыклары


Нет комментариев